29 июнь 2021 яңалыклары
-
Чәчәкле, димәк, культуралы
Җәйге матурлыкка тагын да ямь өстәп, төрле чәчәкләр үстереп, предприятие яннарында гүзәллек дөньясы булдыручы кешеләр шәһәребездә шактый. “Чаллы икмәге” акционерлык җәмгыяте тирәсеннән үтүчеләр бина алдындагы күз явын алырлык матур чәчәк түтәлләрен күреп сокланмый калмыйлар. Бу матурлыкны компаниянең агрономы Әлфия Әхмәтҗанова тудыра.
-
Татарстанда 5 ел эчендә Россиянең башка регионнарыннан килгән абитуриентларның саны 20%ка арткан
Татарстанда 5 ел эчендә Россиянең башка регионнарыннан килгән абитуриентларның саны 20%ка арткан, дип хәбәр итте “Татар-информ” мәгълүмати агентлыгына ТРның Мәгърифәт һәм фән министрлыгының югары белем бирү бүлеге башлыгы Линар Яруллин.
-
500 меңенче прививка Чаллы кешесендә
Татарстанда 500 мең кеше коронавируска каршы вакцина ясатты.
-
Сезон тәмамланды
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры сезонны “Туйга ничә көн кала” спектакле белән тәмамлады.
-
Прокуратура әтисе белән кызы янып үлгән “Энергетик” бакчачылык ширкатен тикшерәчәк
Яр Чаллы шәһәренең прокуратурасы әтисе белән аның балигъ булмаган кызы янып үлгән “Энергетик” бакчачылык ширкатен тикшерәчәк.
-
Сергей Чемезов кабат сайланды
“Ростех” дәүләт корпорациясе җитәкчесе Сергей Чемезов кабат “КАМАЗ” акционерлык җәмгыятенең директорлар Советы рәисе итеп сайланды.
-
Чаллының бер бакчасында чыккан янгын вакытында тереләй әтисе белән кызы янып үлде
Яр Чаллының “Энергетик” бакчачылык ширкатендә чыккан куркыныч янгында тереләй әтисе белән кызы янып үлде. Ә кече кызлары янып торган өйдән үзе генә чыгарга өлгерә.
-
Антитәнчекләргә тестлар ясарга киңәш итмиләр
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы вакцинация буенча карар кабул итү өчен антитәнчекләргә тестлар ясарга киңәш итми.
-
Шәһәрдәшебез батутта сикерү буенча Дөнья кубогы этабында 2 урынга лаек булды
25-28 июнь көннәрендә Португалиянең Коимбри шәһәрендә батутта сикерү буенча (акробатик юлда) Дөнья кубогы этабы үтте.
-
Иммунитетны ныгытыгыз!
Мин узган ел июльдә, дусларга кунакка барып кайткач чирләдем. Башта ике көн температура булды: 37дән югарырак иде. Өченче көнгә берни калмады. Аннан көнендә генә авылга, әни янына кайтып килдем. Икенче көнне иртәнгә ис, тәм тоймый башладым.
-
Табиблар коткарып калды
Урамга бик чыкмаска тырышсам да, кибеткә-фәләнгә барган арада чир йоктырдым. Температурам күтәрелде, борын тыгылды, ә ис, тәм сиздем, тамак авыртмады. Температурам дүрт көн 38 градус тирәсе торгач, үзебезнең участок терапевтын чакырттык.
-
Бүгеннән Чаллыда опрессовканың 4нче этабына старт бирелә
29 июньнән опрессовканың 4нче этабына старт бирелә. Ул 12 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
-
Казанда KAZAN DIGITAL WEEK – 2021 форумы үтә
21-24 сентябрь көннәрендә Казанда РФ Хөкүмәте һәм ТР Министрлар Кабинеты ярдәме белән KAZAN DIGITAL WEEK – 2021 дип аталган Халыкара форум үткәрелә.
-
29 июньгә Татарстанда һәм Яр Чаллыда һава торышы
29 июньдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Кыска вакытлы яңгыр явачак, яшен, боз булуы ихтимал.