Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Татар җәмәгатьчелеге Фән Вәлиәхмәтовны соңгы юлга озатты

Мәшһүр җырчы белән хушлашырга бик күп кеше килгән.

Шимбә, 12 октябрь кичендә мәшһүр җырчы, ике республиканың халык артисты, бик күп дәрәҗәле премияләр лауреаты Фән Вәлиәхмәтовның  үлеме турындагы хәбәр күпләрне тетрәндерде. 

Аягын сындырып, 8 ай урын өстендә ятканнан соң да, Фән абый җырдан аерылмады. Көмеш телле тальяны белән уйнап, халкыбызга моңлы җырларын бүләк итте. Фән абый соңгы вакытларда  Зифа Нагаеваның тормыш, яшәү мәгънәсе турындагы бер җырын яратып башкарды. Анда «Узган гомерем озын тоелса да, бер җырга сыярлык» дигән сүзләр бар иде. 

Яшәргә омтылган, иҗатта кайнаган Фән абыйны аяусыз үлем арабыздан көтмәгәндә алып китте.

«Чебоксарга аягына операция ясатырга барырга җыенды. (Хастаханәгә барырга Винарис Ильегет белән Лилия Хәмитова кибетеннән спорт костюмы алмакчы булган. Җырчы дуслары аңа әлеге костюмны бүләк итәргә җыенганнар. – З.Г.) Кәефе начар түгел иде. Улым белән озак итеп мунча кергән, чабынган. Кайтакач хәле китте. Ашыгыч ярдәм чакырдык. Тиз килде. Фәнемнең гомере юлда кичке 9да өзелде. Инфаркт булган. Аның әтисе дә, әнисе дә шулай кинәт үлгән. Үзе дә кинәт үлем теләде. Теләге кабул булды», – диде хатыны Светлана Вәлиәхмәтова.

Мәшһүр җырчы белән хушлашырга бик күп кеше җыелган. Алар арасында композитор, ТР һәм Башкортостанның халык артисты Зифа Нагаева да бар.

«Мәшһүр дустым белән хушлашырга, гаиләсенең, балаларының, дусларының, тамашачыларының кайгысын уртаклашырга барам. Мин бәхетле Фән җырларлык  җырлар иҗат итүем, Фән яшәгән чорда, илдә яшәвем белән. Ул безне ятим итеп китеп барды да, тынычланды. Урыны җәннәтттә булсын. Без ансыз ничек яшәрбез?», – диде ул. 

Фән Вәлиәхмәтов Шаранда әнисе янына җирләнде. 

Фото Гөлназ Шәйхидән алынды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

7

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: үлем-китем Фән Вәлиахметов