Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Мәшһүр җырчы Фән Вәлиәхмәтов вафат

«8 ай түшәмгә карап яттым. Авыр вакытлар артта калды», - дигән иде.

Уфада яшәүче продюсер, Илгиз Әбдрәкыйпов Татарстанның һәм Башкортостанның халык артисты, тальянчы  Фән  Гафис улы Вәлиәхмәтовның вафат булуын хәбәр итте.

Яраткан җырчыбызның  бүген  кич йөрәге тибүдән туктаган. Якыннары әйтүенчә, аның шикәре югары булган. Табиблар аягына операция ясатырга кирәклеген дә әйткәннәр. 

Фән абый 1951 елның 18 гыйнварында Башкортостанның Шаран районы Хафиз авылында туган.  

Бөек Ватан сугышында Җиңүдән соң авыр елларда туган бала кечкенәдән моңлы булган. Аның тальянда уйнап, "Герман көе»н күз яшьләрсез тыңлап булмый иде. Фән абый репертуарында фәкать моңлы, мәгънәле җырлар гына иде. 

Фән Вәлиәхмәтов 1995-2005 елларда  Чаллыда яшәде. Кайда гына чыгыш ясаса да, аны тамашачы көчле алкышларга күмде. 

Фән ага белән белән соңгы очрашуыбыз "Күңел" радиосы концертында булган иде. Егылып, бот сөяген сындырганнан соң, утырып кына җырлады ул. Гадәттәгечә җырын моңлы итеп башкарды. Шаяртып та алды. «Аякны сындыргач, 8 ай түшәмгә карап яттым. Авыр вакытлар артта калды. Хәзер яшим әле..., - дигән иде миңа.

Фән Вәлиәхмәтов гомеренең соңгы көннәренә кадәр Хәния Фәрхине, аның кабатланмас иҗатын хөрмәт итте. Хәния ханым истәлегенә оештырылган "Онытылыр димә" җыр фестиваленең жюри рәисе булды.

"Фән ага Тәтешледә Хәния апам иҗатына багышланган чараларга даими килде. Безнең якларда булганда музейга кереп, Хәния апаның тальянында уйнап, "Герман" көен яисә үзенең башка яраткан җырын җырламый китми иде. Күптән түгел, өч көн элек, мәшһүребез Әнгам Әтнабай укуларында чыгыш ясады. Аның үлеменә ышанасы килми", - ди Хәния Фәрхинең сеңелесе Фирүзә Ибәтуллина. 

Фән ага хатыны Светлана белән өч баһадир егет тәрбияләп үстерде. Соңгы елларда туган якларында гомер кичерде.

Моңлы җырчыбызның урыны җәннәттә булсын. 

Аның исеме татар  җыр сәнгатенә алтын хәрефләр белән язылыр. 

Фән Вәлиәхмәтов җырлары белән халкыбыз күңелендә мәңге яшәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

13

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кайгылы хәбәр Хәния Фәрхи Әнвәр Нургалиев Ился Бәдретдинова Фән Вәлиахметов үлем китем