Әтиебез кебек кадерле ул
Безнең балачагыбыз табигатьнең иң матур кочагында урнашкан Зәй районы Бигеш авылындагы балалар йортында үтте. Күп еллар узса да, чәчләргә чал керсә дә без бер-беребезне, бер ояда үскән туганнарча, сагынып, очрашулар оештырабыз.
Быел да безне иркәләп, тәрбияләп үстергән, әтиебез кебек кадерле кеше – Ирек Таһир улы Уразаевның 90 яшьлек юбилеена кайттык. Ул һаман да егатләрчә төз гәүдәле, матур, шат күңелле, кара чәчле. Безне сөенеп каршы алды. Гомер буе игелекле, данлыклы эшләре өчен күп санлы медальләр белән бүләкләнеп, исеме мактау тактасыннан төшмәгән Ирек Таһирович үзенең үтә дә файдалы, кирәкле киңәшләрен биреп, сөйләп, хәзер дә безне таң калдыра.
Мондый очрашулар даими булса да, быелгысы үтә дә кадерле һәм истәлекле булды. Кафеда мул табын артында кадерле укытучыбызга изге теләкләребезне җиткердек. Бер-беребезнең тормышы белән кызыксындык. Ирек абыебыз да бүгенге тормышы турында сөйләде. Аның матур, йомшак тавышын ишетү безнең өчен зур шатлык иде. Аның авыр тормыш юлын китаплардан укып белсәк тә, без аны йотлыгып тыңладык.
Ирек әфәнденең хатыны Розалия апа Салихова да безнең өчен бик якын, кадерле кеше. Ул безнең рус теле укытучысы, сыйныф җитәкчесе, тәрбиячебез иде. Без кадерле кешеләребезне соңгы көнебезгә кадәр хөрмәт итәчәкбез, яратачакбыз. Алар безне чын кеше иттеләр, беребез дә тормышта югалып калмадык, җәмгыятьтә үз урыныбызны таптык. Аларга «Сез иң гүзәл кеше икәнсез», дигән җырны бүләк иттек. Без кадерле кешеләребезгә ныклы сәламәтлек, бәхетле картлык, бәрәкәтле гомер телибез.
Люция Садретдинова, Энҗе Хәйретдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев