3 октябрь 2021 яңалыклары
-
Ковидтан соң тормыш: коронавирус инфекциясе белән авырган чаллылыларның реабилитациясе ничек уза
COVID-19 белән авырган чаллылылар өчен сәламәтлекне торгызу өчен шартлар тудырылган. Сәламәтләндерү процедуралары 7 нче поликлиниканың амбулатор реабилитацияләү бүлегендә оештырылган. Чаралар стационардан чыккач 14 көннән соң үткәрелә башлана. Ел дәвамында 600дән артык кеше сәламәтләндерү дәвалавын узды.
-
«Мулсалский чәй»
Чәй эчәргә утырган саен әтиемнең апасын еш искә алабыз. Шаян, тапкыр сүзле иде мәрхүмә.
-
Яшь вакытта сизелми
Элек булган хәлләрне искә төшерәм дә, шаккатам. Әй тырыштык, әй чаптык. Эштә әбәд сәгате башлануга, хезмәттәшем белән кибеткә китә идек, чөнки бу вакытта берәр дефицит товар чыгаралар. Аны чират торып алабыз да, өйгә кайтарабыз. Кайткан-кайткан дип, шул арада кер дә сыгып алабыз.
-
Әтиебез кебек кадерле ул
Безнең балачагыбыз табигатьнең иң матур кочагында урнашкан Зәй районы Бигеш авылындагы балалар йортында үтте. Күп еллар узса да, чәчләргә чал керсә дә без бер-беребезне, бер ояда үскән туганнарча, сагынып, очрашулар оештырабыз.
-
Ташламалы бәядән язылып калыгыз!
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 4-14 октябрь көннәрендә республикабызда “Абунә ункөнлеге” үтә. Аның кысаларында сез яраткан газета-журналларыгызга, шул исәптән “Шәһри Чаллыга” ташламалы бәядән язылып кала аласыз. Мисал өчен, гадәти көннәрдә газетабызга абунә бәясе - 869 сум 94 тиен булса, ункөнлек кысаларында ул 803 сум 28 тиенне тәшкил итәчәк. Мондый мөмкинлекне кулыгыздан ычкындырмагыз. Киләсе яртыеллыкта да бездән аерылмагыз. Безнең белән бергә булсагыз ял вакытларыгыз күңелле үтәр. Абунәчеләребез дә шул фикердә.
-
Адашкан җиңүче
Яшьрәк чакта чаңгы ярышларында еш катнаша идем мин. Шуларның берсендә арттан килеп, җиңүчегә әйләндем бит, малай!
-
"Шәһри Чаллы"дан өр-яңа бәйге - "Яраткан укытучым"
Фотобәйге турында тулырак язабыз.
-
Вакыт белән сыналган тотрыклылык - бу бер банк турында әйтелгән сүзләр
«КАМКОМБАНК» җаваплылыгы чикле оешма – газетабызның тугры дусты. 2001 елдан бирле аны җитәкләгән Розалия Габдуллина лаеклы ялга киткәч, банкка идарә рәисе булып, тәҗрибәле банкир Лилия Байчурина килде. Ул да үзенә кадәр эшләгән җитәкче кебек үз эшенең остасы, ярдәмчел. Нәтиҗәле хезмәте өчен ТР Премьер-министры һәм шәһәр мэрының рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.
-
«Чаллы» хоккей клубы яңа сезонга әзер
«Чаллы» хоккей командасы яңа сезонга әзер.
-
Пенсияләрне ел дәвамында планлы һәм планнан тыш арттыру
Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлекчәсе искәрткәнчә, пенсияне арттыру ел дәвамында башкарыла.
-
91 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны кабаттан коронавирус инфекциясеннән прививка ясатты
91 яшьлек Лидия Егоровна Красноперова - Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне, улы Александр Николаевич белән кабаттан прививка ясату өчен 7 нче поликлиникага килде.
-
Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсен ремонтлау график нигезендә бара
Яр Чаллыда йогышлы авырулар хастаханәсенең Б блогында капиталь ремонт дәвам итә.
-
Чаллыдагы юлларны хатын-кызлар да төзи!
Чаллы урамнарына тел-теш тидерерлек түгел. Алар елдан-ел матурая, төзекләнә. Агымдагы елда Шамил Усманов урамының 1,5 км озынлыктагы өлешендә дә капиталь ремонт үтте. Хәзерге вактытта Гостев урамында юл яңарту эшләре бара. Моннан тыш, «Автомобиль юллары предприятиесе» оешмасы эшчеләре ел башыннан бүгенге көнгә кадәр 21 мең квадрат метр мәйданда юл ямау эшләре дә башкарган.
-
Өмә - 16 октябрьдә
1 октябрьдә шәһәр территориясен җыештыру һәм яшелләндерү буенча традицион көзге санитар-экологик айлык башланды. Бу чорда агач һәм куаклар утырту һәм санитар кисү, газоннарны, юлларны, су коеларын чистарту һәм ремонтлау, чәчәк түтәлләре казу, кара туфрак кертү һәм башка чаралар планлаштырылган.
-
Иң яхшы социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешманы билгелиләр
1 октябрьдән шәһәрдә «Яр Чаллы шәһәренең иң яхшы социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмасы» конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады.