Укытучылар эштән ник китә?
Урамда таныш укытучы очрады. Пенсиядә инде ул, әмма һаман да укытып йөри икән. «Мәктәп директорының эштән җибәрәсе килми, – ди ул, – укытучылар җитми бит, менә бу уку елы башланды гына әле, инде безнең мәктәпнең педагоглар коллективыннан җиде кеше гариза язып эштән киттеләр».
Сөйләшү барышында укытучыларның эштән китүенең төп сәбәбе хәзерге укучыларның тәртипсезлегенә, кәгазь эшенең елдан-ел арта баруына, укытучыларның хокуксызлыгына бәйле дип аңладым. Чыннан да, укучылар укытучыларны санга сукмый торган заманага килеп җиттек шикелле. Менә быел үзебезнең онык та 1нче сыйныфта укый башлады. Аның сөйләгәннәреннән колак үрә тора. Ике малай, гомумән, укытучыларын бөтенләй тыңламыйлар икән. Шулай инде, класстагы утыз бала утыз төрле гаиләдә тәрбияләнә бит, нинди генә гаиләләр булмый. Беренче сыйныфтан ук баш бирмәгән балалар кем булып үсәрләр дә, мәктәпне тәмамлап чыкканчы ни генә күрсәтеп бетерерләр тагын.
Мәктәпләрдә укытучылар җитмәү мәгариф системасында кадрлар әзерләү мәсьәләсендә җитешсезлекләр булуыннан да килә, минемчә. СССР чорында педагогия училищеларын, югары уку йортларын тәмамлаучыларны юллама белән ил буенча тараттылар. Мәҗбүри иде ул юлламаны үтәү: яңа гына диплом алган яшь укытучы өчен дә, ул эшкә билгеләнгән мәгариф бүлекләре өчен дә. Яшь укытучылар стажлы коллегаларының ярдәмен тоеп тиз арада укыту эшенә кереп китә иделәр. Менә бу мөһим тәртипне бетерделәр бит.
Укытучыларны хөрмәтләү, балаларда аларга карата җылы мөгамәлә тәрбияләү эше дә хәзер нык аксый. Бер, яисә ике бала гына тәрбияләүче яшь гаиләләр балаларын өф-өф итеп кенә үстерә хәзер. Балаларына бернинди дә эш кушарга, хәтта тавыш күтәреп дәшәргә дә ярамый, хәзер мәктәпкә йөгереп килеп җитәләр.
Кәгазь эше дә мәктәпләрдә, артык нык күбәйде диләр. Укытучы тиешле белем бирә алсын өчен аның эшен бераз җиңеләйтү, кирәкмәгән кәгазь боткасын бетерү турында Мәгариф министрлыгы да, хөкүмәт тә уйланырга, конкрет чаралар кабул итәргә тиешләрдер.
Педагогик кадрлар резервын булдыру исә кичекмәстән хәл ителергә тиешле проблема. Педагогия уку йортларын тәмамлаучылар игътибарсыз калмасыннар иде. Аларны элеккечә юллама белән мәктәпләргә җибәрү, беренче чорда тәҗрибәле укытучыларга беркетү, яшь белгечкә бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәме күрсәтү дә үзенең ролен уйнаячак. Югыйсә, чыннан да, мәктәпләрдә укытучылар кытлыгының күрелмәгән масштабларга җитүе дә ихтимал. Бу исә ил күләмендәге бик тә җитди проблемаларның берсе булачак.
Җәүдәт ХАРИСОВ
Фото: 9111.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев