Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Йолдызлар тормышы

Язучы Зифа Кадыйрованың яңа китабының геройлары кемнәр?

Менә хәзер баш өстендә түбәсе дә юк, шушы буага батып кына үләсе калды дигән уйлар йөгереп үтте.

(«Урланган яшьлек» повестеннән өзек) 

...  – Янып беткән, – диде, көчкә тын алып. – Янып беткән каравыл йорты. Йә Аллам, теге хатын да янгандыр инде.

Зөһрә бер мәлгә телсез калды, аннан, аңына килеп, тиз-тиз генә киенде дә:

– Баланы карап тор, – дип, урамга чыгып йөгерде. Зөһрә бар кеченә каравыл йортына чапты, и бәхетсез җан, исән булса гына ярар иде. Тирәк-якка борын яргыч ачы төтен исе таралган. Илле еллап торган йорт, эре күмергә калып, пыскып ята. Зөһрә, тирә-ягына каранып, хатынны эзләде. – Маша апа, син кайда? – дип кычкырды. Яр буенда бөкерәеп утырган Маша апаны күргәч, аңа таба йөгерде. – Маша апа, җаным, син исән, – дип, килеп кочаклап алды.

Пешеп кабарган кулларын суга тыгып утырган Маша апа башын тагын да ныграк аска иде. Урыны-урыны белән утта өтелгән киемнәре корымга буялып беткән. Янгын башлангач үзе сүндерергә, барлы-юклы сәләмәсен коткарырга тырышкандыр, күрәсең. Хатын, җиргә сеңеп барган иске йорт булса да, кар-яңгырдан саклап торучы яшәү урыны иде әле, дип борчылды. Менә хәзер баш өстендә түбәсе дә юк, шушы буага батып кына үләсе калды дигән уйлар йөгереп үтте.

– Маша апа, әйдә безгә кайтабыз. Тор, ярый үзең исән, әйдә җаным, әйдә.

– Юк, миңа ул йортта юллар ябык, – диде акрын гына хатын. Зөһрә кыл кебек тартылды. Инде ике көн буена аңа бер уй тынгылык бирми иде. Ул кинәт:

– Ачык, ачык, син бит Маша түгел, син бит Мәрьям, – дип, хатынны кысып кочаклап, тыела алмый елый башлады. Зөһрәнең кочагында кечкенә генә ябык хатын да кычкырып елап җибәрде. Алар, бер-берсен тыймыйча, туйганчы еладылар. Зөһрә, үзен кулга алды, әнисенең аркасыннан сөя-сөя, тавышына бар назын салып, – әни, син бит минем әнием,– дип, колагына пышылдады. – Тор, әнә кара үткәннәр, янып, кара күмергә әйләнде. Анысы да, янып бетеп, көле җилдә очып таралыр, эзе дә калмас. Әйдә кайтыйк, безнең бит йортыбыз бар, минем улым, синең оныгың бар. – Зөһрә, әнисенә карап, күз яшьләре аша елмайды, башындагы яулыгын рәтләде, кулъяулыгы белән корымга буялган битләрен сөрткән булды.

– Син биргән күлмәкне алып чыга алдым, – диде әнисе, елаудан туктый алмыйча. Зөһрә аны тагын да кысыбрак кочаклап алды. ...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әдәбият яңа китап