Җырчы Лилия Муллагалиевага медаль бирү турында Указ чыкты
Шоу-бизнес

Җырчы Лилия Муллагалиевага медаль бирү турында Указ чыкты

Ул бу хакта үзе хәбәр итте.

Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева тормыш сынауларын уза-уза иҗатын дәвам итә.

Исегезгә төшерәбез,  узган елның көзендә ул катлаулы операция кичергән иде.

Шунлыктан әлегә җырлый алмый. Әмма «Әниемнең җылы кочагы», «Тальян моңнары» телевизион тапшырулар төшерә. Ул бу тапшыруларның сценарий авторы, режиссеры да. 

Моннан тыш, ул хәйрия чараларында да актив катнаша.

Бүген Лилиянең тормышында шатлыклы вакыйга булды.

Аңа ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә «Фидакарь хезмәте өчен» медале биреләчәк. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Лилия Муллагалиева

Нет комментариев