Юкка борчылган
Шәһәр малае Алмаз бездә эретеп ябыштыручы булып эшли. Моннан 5-6 ел элек авыл кызына өйләнеп, матур тормыш корды. Хәзер ул белән кыз үстереп яталар. Узган атнада, графиктан тыш эшләгән көннәре өчен атналык ял сорап, гариза язып кергән иде.
Сәбәбен белешкәч: “Тракторчы булып эшләгән кайнатай имгәнгән. Хуҗалыкта төзәтәсе эшләр күбәйгән. Көннәр матурында авылга кайтып, кайнатайга булышырга кирәк” – диде.
Чыннан да ихатадагы ябыштыру, тимер-томыр эшләре хайран җыелган булган. Алмаз 5 көн буе иртә таңнан караңгы кичкә чаклы алар белән маташа. Кайнанасы аны көн дә суганлы йомырка тәбәсе белән сыйлаган, чөнки ул Алмазның ин яраткан ризыгы икән. Киткән чакта бер кәрҗин йомырка тоттырган да: “Кияү-балакай, тавыкларныкы бетеп китте, болары күркәләрнеке” – дигән.
Алмазга бу кисәтү нык тәэсир итә. Юл буе борчылып кайта. “Тавык, бытбылдык, үрдәк, каз йомырка сала. Ләкин үземнең бары тавыкныкын гына ашаганым бар. Бытбылдыкныкын хатын балаларга ала. Ә күркә йомыркасы белән нишләргә? Аны кая куярга? – дип баш вата. Фатирга кайтып керүгә, хатынына бу турында әйтә. Хатыны кәрҗинне ачып кайрый да, шаркылдап көлеп җибәрә: “Әй, җаным, болар бит тавык йомыркалары! Үзебезнеке беткәнгә әни күршеләрдән алган. Ә аларның кушаматы – “күркәләр!” – дигән. Менә бит баштагы куе томан, бер мизгел эчендә очып, таралган. Юкка борчылган ир-егет тә тынычланып калган.
Шәфкать Ганиев
Фото: ok.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев