13 октябрь 2021 яңалыклары
-
Юкка борчылган
Шәһәр малае Алмаз бездә эретеп ябыштыручы булып эшли. Моннан 5-6 ел элек авыл кызына өйләнеп, матур тормыш корды. Хәзер ул белән кыз үстереп яталар. Узган атнада, графиктан тыш эшләгән көннәре өчен атналык ял сорап, гариза язып кергән иде.
-
“Көчле студент-филологлар төркеме”нең бер вәкиле
XIX гасыр уртасында күренекле рус композиторларының “Могучая кучка” (“Куәтле төркем”) дигән иҗат бердәмлеге булган. Узган гасырның 70нче еллары башында Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында, андый ук куәтле булмаса да, үзенә күрә бертөрле көчле филолог-студентлар төркеме бар иде. Андагы егетләрнең барысы да диярлек армиядә хезмәт итеп, кызлары берничә ел эшләп килгәннәр, һәм бөтенесе дә, тырышып укып, Ватаныбыз, республикабыз өчен игелекле гамәлләр кылырлык белгечләр булып әзерләнү теләге белән дәртләнеп йөргән егет-кызлар иде. Алар, зур конкурс узып, Ленин университеты студентлары сафларына басуларының беренче көннәреннән үк, барысы да китапка ябышып укырга керештеләр һәм ул чактагы күп төрле җәмәгать эшләрендә актив катнаша башладылар. Равил Фәйзуллин, Шамил Маннапов кебек иҗат дәрте белән сугарылганнар беренче көннәрдән үк газета-журналларда шигырьләрен бастырып килделәр. Бу төркем, университеттагы йөзләрчә академик группалар арасында барлык күрсәткечләр буенча беренче урынны алып, Ленинград шәһәренә бушлай экскурсия путевкасы белән бүләкләнде.
-
Инспекторлар кисәтә! Сак булыгыз!
Игътибарлы булсагыз иде.
-
Парлы гомер – ямьле гомер
Гомер көзенә пар канатың белән керү, балалар, оныклар хөрмәтен тоеп яшәү – ул бик зур бәхет. Шәһәребезнең 27нче комплексында гомер итүче Фәридә апа белән Гаделша абый Шарпиковлар әнә шундый куанычлы язмыш ияләре. Күркәм шәһәрдәшләребез янында кунакта хәбәрчебез дә булып кайтты.
-
Грантка - яңа спектакль
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында яңа спектальгә репетицияләр башланды. Театрның сәнгать җитәкчесе, баш режиссер «Капка» әсәрен сәхнәләштерде.
-
Юлларда сак булыгыз!
Ял көннәрендә шәһәрдә берничә юл-транспорт һәлакәте теркәлде.
-
Пенсия күләме кимемәсме?
Пенсиягә чыгу, пенсия тупланмасы түләү тәртибе һәм башкалар турында белгечләр авызыннан аңлатма.
-
Вакцина ясаттыгызмы?
«Коронавирус бик куркыныч авыру. Аннан бары тик вакцина ясатып кына котылып калырга мөмкин. Шулай да кайберәүләр моны әле һаман да аңлап бетерми», – ди белгечләр.
-
Шәһәрдә гаражларны сүтәләр
Чаллыда «Дружба», «Молот», «Вдоамовец» гараж-төзү кооперативларын сүтә башладылар.
-
Дистанцион эшкә күчәләр
Вакцина ясатмаган яисә соңгы 6 ай эчендә коронавирус белән чирләмәгән 65 яшьтән өлкәнрәк «КАМАЗ» эшчеләре читтән торып эшләячәк.
-
Матди ярдәм күрсәтеләчәк
Минзәләдәге авиаһәлакәттә якыннарының гомере өзелгән һәм зыян күргән гаиләләр Татарстан хакимиятеннән матди ярдәм алачак. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
-
Ярминкә булды
Шимбә көнне шәһәр ипподромында, «Южный» агро-сәнәгать паркында, «Төзүчеләр» стадионы алдындагы мәйданда авыл хуҗалыгы ярминкәләре булды.
-
Министр урынбасары килде
ТР икътисад министры урынбасары Равил Сираҗиев Чаллы шәһәренә эш сәфәре белән килде. Ул ТОСЭР резиденты «Яр Чаллы катыргы-кәгазь фабрикасы»ның, гофрлау өчен кәгазь җитештерү эшен алып барачак, яңа объекты төзелеше белән танышты.
-
Чаллылылар «Зур этнографик диктант» акциясенә кушыла алалар
«Халыклар күп – ил берәү!» - шундый лозунг астында инде алтынчы тапкыр «Зур этнографик диктант» Халыкара акциясе узачак.
-
Яңа сезонда театрлар планнары турында фикер алыштылар
Яр Чаллыда мәгариф, мәдәният, милли мәсьәләләр, яшьләр эшләре һәм спорт буенча даими комиссия утырышы узды. Очрашу татар драма театрында үткәрелде.