Зифа Нагаева: «Фән Вәлиәхмәтов өзелмәс моң булып калды»
Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтовка 18 январьдә 75 яшь тулыр иде...
Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтовка 18 январьдә 75 яшь тулыр иде. Ул 1951 елда Башкортстанның Шаран районындагы Хафиз авылында колхозчы гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Әтисе Гавис оста гармунчы, әнисе ягыннан апасы Тимербикә авылның иң моңлы җырчысы була. Фәнгә җырчы һәм гармунчы сәләтләре ике яктан килгән. Фән Вәлиәхмәтов дигәч тә күз алдына тальянда уйнап җырлаучы мәхәббәт гәүдәле затлы ир-ат килә.
Кызганыч, 2024 елның октябрендә Фән Вәлиәхмәтов йөрәк чиреннән вафат булды. Иҗатташ дуслары истәлекләрен сөйләделәр.
Зифа Нагаева, Татарстанның һәм Башкортостанның халык артисты:
– Фән Вәлиәхмәтовның арабызда юклыгы белән һич кенә дә килешеп булмый. Ул искиткеч кеше, олы йөрәкле, якты шәхес иде. Юбилее уңаеннан шаранда һәм Уфада хәтер кичәсе оештыру эшләре белән мәшгульбез. Моның өчен беренче чиратта талант иясе, эшмәкәр, Фән аганың якын дусты Фәнир Галимовка рәхмәт.
Фән турында сөйләгәндә иде диясе килми. Аның китүе татар һәм башкорт дөньясы өчен зур югалту. Минем өчен Фән Вәлиәхмәтов кадерле кеше иде. Ул – заманыбызның сулышын аңлый, минем сүзләремнең, көйләремнең мәгънәсенә югары бәя биреп, күп җырларымны югары дәрәҗәдә халыкка таныткан җырчы. Тормышымның авыр вакытларында миңа беренчеләрдән булып ярдәм кулы сузучы да ул. Матди кыенлыклар кичергән вакытта, мине 5 ел үзе белән гастрольләргә алып чыкты. Без Фәнир Галимов, мин һәм Фән бергәләп бик күп төбәкләрдә гастрольләрдә йөрдек. Концерттан соң Чаллыдагы фатирына кайткан вакытлар да хәтеремдә. Ул чакта Фән гаиләсе блән Чаллыда яши иде. Светлана безне һәрвакыт якты йөз һәм мул өстәлләр белән каршы ала иде. Ул да ире кебек юмарт, ачык күңелле булды. Сер түгел, иҗат кешеләренең төрлесе бар. Фән Вәлиәхмәтов якты күңелле, олы җанлы кеше булды.
«Колготкиларыңны ямарлык булса да акча эшләрсең, болай утырып булмый бит. Татарстан халкы күпме җырларыңны белә. Татарстанга алып барып җырларыңны яраткан тамашачыларың белән очраштырасым килә», – дип мине Татарстан тамашачысы белән дә беренче булып мине ул таныштырды.
Өйдән мәшәкатьләр, проблемалар белән чыгып китәсең бит. Аның бригадасына барып кушылсаң һәрвакыт кызык хәлләр, жор сүзләр ишетәсең. Ул анекдотлар, артистлар тормышыннан ниләр генә сөйләми иде. Юл буе кәефне күтәрә, көлдерә иде.
«Юлдаш» радиосында эшләгәндә әнисе, Галимә апа белән очрашып, сөйләшү бәхетенә ирештем. Фән турында тапшырулар эшләгәндә аңардан бик күп мәгълүматлар алдым.
Фән Вәлиәхмәтовның мине сәхнәдә бәяләүләре аеруча кадерле. Күп артистлар җырларның авторларын әйтми бит. Бу РАО ягыннан отчет бирәсе булганга гына түгел, ә күңел тарлыгыннан килә. Ә Фән җыр авторын олылап, ул менә шул җырның авторы дип мактап, тәмле сүзләр әйтеп тамашачыларга тәкъдим итә, мине иҗатка канатландыра иде. Хәзер ул бик җитми.
Авыргазыга барганда әниемнең хәлен белми китми иде. Берсендә икәү рәхәтләнеп сөйләшкәннәр дә, әни аңа үзе пешергән ипине биргән. Фән аны сөенеп, күкрәгенә кысып чыгып киткән. Өенә кайтса, акчасы, документлары салынган барсеткасы әнидә калганын белгән. Ул минем әнинең җырлавын ярата иде. Еш кына: «Зифаның әнисе Зәйтүнә апада 10 Зифа «үлгән», аңардага талант, сәләт», – дип сөйли, әнине һәрвакыт хәтерендә тота, искә ала иде.
Сәламәтлеге буенча кыенлыклар кичереп, Чебоксар хастаханәсенә операция көтеп ятканда, минем авторлык концертларыма барды. Минем дә халыкка Фәнне чыгарасы килә, аягы сынгангач җәфалыйсы да килми. Ул ходунки белән йөри иде. Шуңа да карамастан: «Зифа, ничек кенә авыр булса да, концертларыңа барам», – диде. Бу аның соңгы чыгышлары булган икән. Сәхнәгә җитәкләп кенә алып чыктылар. Ул җырларын тәмамлагач халыкның аны сәхнәдән кертмичә, басып алкышлавы әле дә күз алдымда, ул хәтеремдә мәңге сакланачак. Стәрлетамакта аны басып каршы алып, сәхнәдән озата алмыйча, озак кул чаптылар. Аның соңгы чыгышларының бер өлеше минем концертларымда үтте. Ул - безнең заманның горурлыгы. Үзе исән чакта хәтерләп тә, кадерләп тә бетереп булмый торган җаннарның берседер дип уйлыйм. Ул үзен татар һәм башкорт халкының бөек җырчысы икәнен дәлилләп, исбатлап китте.
Бер авторлык концертым да Фәнсез үтмәде. Миңа һәрвакыт вакыт таба иде. Минем уңышларымда Фәннең өлеше бәяләп бетергесез зур булды. Ул миңа сәхнәдә үзеңне тотарга, тормышта үзеңне югалтмыйча яшәргә өйрәтте. Мин аңа бик рәхмәтле. Фәнле заманда яшәп, аның белән шәхси аралашуларда шатлык кичергән кеше бит мин. Фән хәтле Фән минем җырларымны җырлады бит! Мин бәхетлеме дигәндә, беренчедән, икенчедән, дүртенчедән дигәндә бик күп... Әмма шуларның иң мөһим өлеше Фән Вәлиәхмәтов иҗатында Зифа Нагаева җырларының күплеге белән бәяләнә. Аның аркасында авыл бәйрәмнәрендә, сабантуйларда күпме сыйландык. Колхоз рәисләре Фән килә дип, мул табыннар әзерли иде. Тәмле исләр таратып бәлеш чыга иде. Аны Фәнсез ачмыйлар, Фәнне көтәләр, көттерәләр иде. Зур кешеләр арасында йөргәндә аның җитәкчеләр белән аралашуыннан да тәҗрибә җыйдым. Әниемнең сабаклары, Фәннән алган тәҗрибә белән бүгенге көндә бай кеше булып яшим. Олпат шәхесне искә алу кичәсе минем тәкъдим белән «Өзелмәс моң» дип аталды. Чыннан да Фән Вәлиәхмәтов өзелмәс моң булып калды.
Алмаз Ишморатов, Татарстанның атказанган артисты:
– Фән Вәлиәхмәтов минем өчен якын дус һәм остаз иде. Ул 1995 елда Чаллыга килеп урнашты. Мин 1996 елда аның белән бергә «Болгар» бию театрында эшләдем. Шуннан башлап, гомернең соңгы көннәренә кадәр дус булып яшәдек.
Ул минем өчен кадерле кеше булды. Чаллыга килгәндә миндә туктала иде. Фикерләребез, уйларыбыз туры килә иде. Бөек шәхес булса да, гади, эчкерсез... Аңа кадер-хөрмәт күрсәтеп кала алуым белән үземне бәхетле хис итәм. Аны югалтуны бик авыр кичердем. Уфада Фән абыйны искә алу кичәсе үткәрелә. Шунда барырга җыенам. Актанышта яшәп иҗат итүче композитор Инсаф Хәбибуллин бик матур җыр язып бирде. Сүзләре шагыйрә Дилә Булгакованыкы. Дилә Булгакова бу җырның сүзләрен «Фәнгә җыр язарсың», - дип Инсафка 30 ел элек җибәргән булган. Кызганыч, Фән абый китеп барды. Мин бу җырга «Фән абыйга» дип исем куштым, җырны елый-елый яздырдым. Аллаһы боерса, аны Уфада хәтер кичәсендә беренче тапкыр тамашачылар алдында башкарачакмын.
(Алмаз җырның беренчел язмасын безгә тыңлатты. Бик мәгънәле җыр. Җырчы аны тыңлаганда күз яшьләрен тыя алмады).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев