Фән Вәлиәхмәтовның хатыны: «Улым: «Әти китте», - диде...»
Хәтер-хәтирә.
Татарстанның һәм Башкортостанның халык артисты, тальянчы Фән Вәлиәхмәтовның арабыздан китүенә бер ел тула. Хатыны Светлана ханым белән элемтәгә кереп, хәлләрен белештек, татар дөньясын моңлы җырчысыз калдырган 12 октябрь көнен искә төшердек.
– Шикәр чире, кан басымы кебек чирләр белән интексә дә, авыруын кешегә сиздермәде. Әмма җанын әрнеткән вакыйгаларга нык борчыла иде. Узган елның 9 октябрендә Тәтешлегә Әнгам Атнабаевны искә алу кичәсенә барды. Аннан бик борчылып кайтты. «Атнабайны искә алырга килүчеләр аз булды, бөтен артистлар Салават Фәтхетдиновның әнисен озатырга киткән (Шул көнне Тәкълимә апа вафат булды)», – дип өзгәләнде. Моның өстенә өч көн сару кайнаудан җәфаланды. Фестал, кефир эчте. 12се иртән торды, кан басымын, шикәр күләмен тикшерде. «Шикәр 15, даруның файдасы юк, инсулинга күчәргә кирәк», – диде. Озак кына кырынды, юынды, ботка ашап кереп ятты. Гадәти көн кебек. Аннары бераздан улыбыз Румзанга: «Мунча керәсем килә, як әле», – диде. Мунча кичке 5кә әзер булды. Башта мин юынып кайттым, аннары алар китте. Фән озак кына ләүкәдә утырган, әмма бик яратса да, ул көнне чабынмаган. Мунчадан үз аягында кайтты. Мин чәй әзерләп көтеп тордым. «Сез иркенләп чәй эчегез», – дип, мин «Великолепный век» киносын карарга башка бүлмәгә кердем. 15 минуттан соң улым: «Әти әллә нишләде», – дип килде. Аш бүмәсенә керсәм, башын иеп утыра. Ул үләм дип, мине еш кына шулай кыланып куркыта иде. Шуңа күрә: «Кыланма әле», – дип янына бардым.
– Бу юлы чынлап...
– Бу юлы шаяртмаган булып чыкты. Румзан тиз генә ашыгыч ярдәм хезмәтен чакырды. Табиблар тиз арада килеп, кан басымын үлчәделәр, ул төшеп беткән. Укол кадагач, йөрәге эшләп китте һәм аны хастаханәгә алып киттеләр. Шунда ук реанимациягә салганнар, улыбыз озата барды. Кичке тугызынч яртыларда: «Улым, әтиеңнең хәле ничек?» – дип шалтыраттым. Ул сүзсез торды да: «Әти китте», – диде. Без көтмәгәндә Фәнсез калдык…
– Ул бит операциягә керергә әзерләнеп йөргән.
– Бот сөяген сындырып 8 ай урын өстендә ятты, 2 ел чамасы шул аягы белән интекте. Операцияне сузды. Дөресрәге, шикәр чире аркасында табиблар аңа операция ясарга ашыкмадылар. Хәле җиңел булмаса да, җырламыйча тормады, Татарстан, Башкортостандагы чараларда ходунки белән сәхнәдә утырып чыгыш ясады. Тере тавышка җырлады, тальянын да сузып җибәрә иде. Соңгы сулышына кадәр тамашачысына тугрылыклы калды.
– Фән абый дуслыкны кадерле белә торган шәхес иде.
– Әйе, үзен дә хөрмәт иттеләр. Иҗатташ дусты, эшмәкәр Фәнир Галимовка рәхмәтебез зур. Ул Фәнне соңгы юлга озату чыгымнарын тулысынча каплады. Аның тырышлыгы белән Шаран үзәгендә һәйкәл куелды. Хәзер мәдәният йортына Фән Вәлиәхмәтов исеме бирдерергә дип тырыша.
– Музей ачарга җыенмыйлармы?
– Шаран мәдәният йортының бер бүлмәсендә музей эшли инде. Фән укыган Зирекле авылында да музей бар. Фән анда үзенеңен сәхнә киемнәрен, әйберләрен илтеп биргән иде. Фәнир Галимов Төмәнәк авылындагы «Бабай утары» этнографик комплексында музей ачарга планлаштра. Төрле җирләрдә Фән Вәлиәхмәтов исемен мәңгеләштерергә тырышалар. Күптән түгел Свердовск өлкәсендә гармунчылар конкурсы уздырдылар.
– Бер ел Фәнсез яшисез? Төшегезгә кергәне бармы?
– Фән үлгән кебек түгел, гастрольдә генә сыман. Чөнки ул гел гастрольдә булды. Хәтта улларыбызны бала тудыру йортыннан да алып кайта алмады. Шуңа күрә күпмедер дәрәҗәдә мин ансыз тормышка ияләшкән инде. Аның мәңгелеккә гастрольгә китүен уйлыйм да, моңсуланам. Ичмасам төшкә дә керми. Бер тапкыр да кергәне юк. Бездән канәгатьтер инде. Иҗатташ дусларын, туганнарны җыеп Коръән укыттык. 12 октябрьгә каберенә таш куярга планлаштырабыз.
– Өч малаегыз яисә оныкларыгыз арасында тальянда уйнаучылар бармы?
– Кызганыч, балаларга, оныкларга Фәннең таланты күчмәгән. Вилдан исемле оныгыбыз кечкенә вакытта артист булам дигән иде, хәзер: «Артистның акчасы да аз, программистлыкка укыйм», – ди.
– Улларыгыз кайда яши?
– Руслан гаиләсе белән – Уфада, Раушан гаиләсе белән Чаллыда яши. Төпчегебез, 38 яшьлек Румзан минем белән авылда. Миңа мал-туар, кош-корт карарга булыша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев