Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Зифа Нагаева: «Хәния Фәрхи белән Фән Вәлиәхмәтовны оныттырмабыз»

Композитор Хәния Фәрхинең «Дусларга» җырының тарихы турында да сөйләде.

Сара Садыйкова исемендәге концерт залында «Туган тел» каналының юбилеена багышланган концерт булды. Анда татар-башкорт эстрадасының популяр җырчылары Филүс Каһиров, Гүзәл Әхмәтова, Илшат Сафин, Ринат Рахматуллин һәм башкалар катнашты. 

Бик күп хитлар авторы, Татарстанның һәм Башкортостанның халык артисты, «Күзгә-күз карап» тапшыруының алып баручысы, газетабызның күптәнге дусты Зифа Нагаева да килгән иде.  Ул Чаллыга һәрвакыт яратып килә. Шәһәребез тамашачысы да исемен әйтә башлауга, алкышлап каршы алды үзен.
Зифа Нагаева чыгышын «Туган теле» телеканалы радиосы җитәкчесе Азат Вахитовка рәхмәт әйтүдән башлады.

«Исеменнән үк күренгәнчә, туган телгә, татар җырларына, туганлыкка мәдхия җырлый, татар җырларын дөньяга яңгырата торган канал бу. Мәшһүрләребез Фән Вәлиәхмәтов, Хәния Фәрхинең җырлары әле дә яңгырый. Бу җырчылар үзләре дә «Туган тел»нең даими кунаклары иде. Без җырларыбызны буыннардан-буыннарга тапшырган мондый җырчыларны онытырга хакыбыз юк», – дип искәртте  ул.

Ул Хәния Фәрхинең һәр концертында яңгыраган «Дусларыма» хитының тарихына да тукталды. 

– Бу җырымны Хәния адуиотасмалардан ишетеп кайтып, өйрәнеп иң беренче Чаллы тамашачысына ишеттергән иде. Зур сәхнәдән аңа беренче чәчәгемне дә Чаллыда бирдем. Җырларымны Татарстанга чыгарган талантлы Хәниямә рәхмәтем дә, хөрмәтем дә чиксез.  Җырларым таралып яшәгән Чаллыга, аның ихлас тамашачыларына рәхмәт, – диде ул.

Зифа ханым тальянчы, моң сандыгы Фән Вәлиәхмәтовның исемен мәңгеләштерү турында да фикерләрен әйтте.

– Фән Вәлиәхмәтов та Хәния кебек йөрәкләрне «өзеп» арабыздан китеп барды.  Моңы белән татарны зурлаган җырчы ул. Дусты, 
«Россиянең татар авыллары ассоциациясе» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисе, җәмәгать эшлеклесе, җырлар авторы Фәнир Галимов аның исемен мәңгеләштерү эшен башлады. Шаран районы мәдәнипят йортына, берәр урамга аның исемен бирү, һәйкәл төзү турында мөрәҗәгать белән чыкты. Бу тормышка ашырылырга тиешле бик кирәкле гамәл... Фән белән Хәния оҗмах түрләрендә мәңгегә сайрасыннар. Без аларны оныттырмабыз», –  диде ул.
 Фото шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

16

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ХәнияФәрхи Зифа Нагаева Ринат Рахматуллин Фән Вәлиахметов «Туган тел» каналы