Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Адвокат киңәше

Кәбестә тозлау рецепты

Бер-ике көндә кетердәп торган кәбестә әзер була.

3 литрлы банкаларга тозлау өчен:
1 кәбестә,
уртача зурлыкта 1 кишер, 
3-4 тырнак сарымсак,
6-7 түгәрәк кара борыч,
2-3 канәфер,
1-2 лавр яфрагы.

Банка төбенә сарымсак, тәмләткечләрне салырга. Кәбестәне ваклап тутырырга, өстенә кайнар су коярга. 10 минуттан суны түгәргә һәм тозлыкны салырга.

Тозлык ясау өчен:
1,5 л суга 2 аш кашыгы тоз, 4 аш кашыгы шикәр комы кушып кайнатырга. Кайнап чыккач, 0,5 стакан 9 процентлы аш серкәсе салып болгатып, банкага коярга.
Бер-ике көндә кәбестә әзер була. Бу рецепт белән кәбестә кетердәп торачак!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев