Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Адвокат киңәше

Хөрмә җимеше йөрәк авыртуларын азайта

Ул бөтен авыруларга да шифа, ди белгечләр.

Мөхәммәд галәйһиссәлам: “Әлеге бүләк кешелеккә, тереклеккә генә түгел, ә барча җиһанга рәхмәт буларак җибәрелде. Хөрмә агачы - олуг могҗиза ”, - дип әйткән.

Хөрмә җимеше организмнан токсиннар һәм шлакларны чыгара, иммунитетны күтәрә, хәтерне яхшырта, ашказаны-эчәк системасындагы авырулардан ярдәм итә, күзләр, нерв системасы, акыл эшчәнлеген яхшырта, йөрәк авыртуларын азайта. Шулай ук ул геморрой һәм юан эчәкнең яман шешеннән файдалы. 
Анда А витамины, фосфор, натрий, калий, лактин һәм башка төр кирәкле витаминнар бар. Хөрмәдә күпсанлы минераль матдәләр бар. Алар сөякләрне ныгыту һәм остеопороз кебек авыруларны профилактикалау өчен алыштыргысыз булып санала. Фтор һәм цинк кебек микроэлементлар эшчәнлеге нәтиҗәсендә финиклар теш эмален ныгыта.

Гайсә галәйһиссәламне тапканда, әнисе Мәрьямнең хәле бетә. Шуннан соң Аллаһы Тәгаләдән әмер килә. “Хөрмә агачыннан хөрмә алып кап”, - ди ул. Бу җимеш анага хәл кертә, чөнки анда организмга кирәкле бөтен матдәләр да бар.

"Чүл икмәге” – хөрмәне гарәп илләрендә нәкъ менә шулай атыйлар. Һәм бу очраклы түгел, чөнки ул шунда яшәүчеләрнең төп ризыгы. Билгеле булганча, алар хөрмәдән 100 дән артык ризык әзерлиләр.

Хөрмәне инфекцияләр чорында ашарга киңәш итәләр, чөнки ул иммунитетны ныгыта.

Галимнәр тарафыннан үткәрелгән тикшеренүләрдән күренгәнчә, хөрмәне көндәлек кулланган вакытта инсульт булу куркынычы 9 процентка кими.

Ислам нуры төркеменнән

Фото freepik.com сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев