Якын әбиләр, ерак әбиләр
Нинди алар?
Якын әбиләр, ерак әбиләр
Әбиләр. Безнең тормышыбызда гаять зур урын алып торучы, яшәешебезгә йогынты ясаучы кешеләр алар. Элегрәк без әбиләрне-дәү әниләрне басынкы, күп очракта балалар тормышы белән яшәүче өлкән буын вәкилләре дип белә идек. Заманалар үзгәрде. Хәзер оныклар карап, тормышын балаларына багышлаган әбиләрне еш очратмыйсың. Әбиләр дөньясы белән Зөһрә Вәлитова танышты.
«Әбиләр «йозак» бит алар»
Нәфидә Мохтарова тормышын оныкларсыз күз алдына да китерә алмыйм, ди. 10 яшьлек Самина белән 8 яшьлек Сафина – мәктәп укучылары. Дәресләрдән соң аларны түгәрәкләргә йөртү әбигә йөкләнгән.
– Оныкларым вокал белән хореографиягә йөри. Мин аларны мәктәптән каршы алып, түгәрәкләргә алып барам, – ди әби кеше. – 2-3 сәгать вакыт аларны көтеп утырам. Шөгыльләре беткәч, өйләренә озатып куям.
Аннары 31 нче комплекстан үзе яшәгән 59нчы комплекска җәяү атлый.
– Миңа авыр түгел, киресенчә, күбрәк җәяү йөрергә, хәрәкәтләнергә тырышам. Өйдә берүзем утырсам, бик күңелсез булыр иде, – ди ул.
Нәфидә апаның үз әнисе бик иртә дөнья куйган, балаларын карарга булышучы булмаган.
– Үземә генә авыр булса да, балаларымны тиешенчә тәрибяләргә тырыштым, түгәрәкләргә йөрттем. Аллаһка шөкер, улым белән кызым тәртипле, акыллы булып, бүгенге көндә үз көннәрен үзләре күреп яталар, – ди ул. – Шул вакытта мин үземә сүз бирдем: балаларыма оныкларымны карарга һичшиксез ярдәм итәчәкмен дидем. Башта балалар минем белән тордылар: әти-әниләре эшкә чыгып китә, мин өйдә. Әбиләр «йозак» бит алар: иртән озатып калалар, кичен каршы алалар. Без шуның өчен кирәк тә инде.
Самина белән Сафина ял көннәрендә дә, каникулларда да әбиләрендә.
– Әбиебез белән бик рәхәт, – ди кызлар. – Без килгәнне көтеп тора, бергәләп без пирожкилар пешерәбез, урамга тау шуарга чыгабыз. Әбигә өй җыештырырга булышабыз. Без аны бик-бик яратабыз.
Мондый һәрьяклап уңган әбине яратмый мөмкин түгел, әлбәттә. Балалары, оныклары өчен янып йөрүче, аларга һәр минутта булышырга ашкынып торучы әби булганда рәхәтләнеп яшәргә һәм тыныч кына эшләргә кала. Иң мөһиме әбиләре шуннан ләззәт ала, тормыш мәгънәсен күрә.
Сәяхәтче Земфира
Земфира Вәлиеваның да ике оныгы бар. Тик аның аларны карарга вакыты юк. «Үзләре тапкан, үзләре карасыннар» дигән фикердә ул. Ул һәр көн диярлек хатын-кызлар клубында фитнес һәм йога белән шөгыльләнә. Аны күпләргә үрнәк итеп куялар.
Земфира ханым хәтта шпагатка да утыра белә. Моны бит теләсә кем булдыра алмый. Дөресен генә әйткәндә, минем кызым 5 ел бию түгәрәгенә йөреп тә, дөрес итеп шпагат ясый белми. Земфира ханымга сокланмыйча мөмкин түгел.
Аннан тыш Земфира Вәлиева репетиторлык белән дә шөгыльләнә икән. Ул француз һәм инглиз телләрен яхшы белә һәм укучылырны имтиханга әзерләп акча эшли.
Чит телләр белүе аның тагын бер хоббиена юл ачты. Сүз сәяхәт итү турында бара. Земфира Наил кызы – чын сәяхәтче. Ул бөтен илләрне гизеп чыкты дисәң дә ялгыш булмас.
– Яшь вакытта мин Урта Азия якларында, Европа илләренең барысында да булдым. Биш ел элек Кытайга бардым. Спорт белән шөгыльләнгәч, Кытай стенасына да менү авыр булмады, киресенчә, бик җиңел мендем, – дип сөйли Земфира ханым. – 2019 ел Төркиягә, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә сәяхәт итү белән истә калды.
Былтыр, Земфира Вәлиева пандемия аркасында планлаштырылган Персия култыгы буенча круизга бара алмаган. «Быел җәйгә Грек утрауларына сәяхәт итәргә планлаштырып торам, инш ә Аллаһ».
Земфира ханым әле ике мәчеткә дә йөрергә вакыт таба икән. Анда ул гарәп теленә һәм Коръән укырга өйрәнә.
Әлбәттә, мондый актив яшәү рәвеше алып барган әбиләрнең оныклар белән утырырга вакыты калмый.
«Балама тотынмагыз!»
Хәмдия Миннегалиева оныгын күрә алмыйча тилмереп яши. Улы Инсаф өйләнгәч тә, яшь гаилә аның белән бергә тора башлый.
– Киленем башта яхшы иде, без гел сөйләшеп, кухняда бергә ашарга пешереп йөрдек. Ул бик аралашучан, ачык йөзле кыз, безнең сүзгә дә килгәнебез булмады. Ул хәтта үз әнисенә сөйләмәгән серләрне дә минем белән уртаклаша иде, – дип искә ала Хәмдия Вәлиевна.
Хәмдия апаның гадәти, матур тормышы килене бәби алып кайткач үзгәрә. Ул, килененә булышыйм дип, күп эшләрне үз өстенә ала, баланы да карарга каршы булмый, чөнки тормыш тәҗрибәсе күбрәк. Тик улының хатыны аны бала янына якын да китерми.
«Өйдәге эшләрне карыйсыгыз килсә, карагыз, миңа булышасыгыз килсә, булышыгыз, тик балама тотына күрмәгез, мин үзем генә аны карыйм», дип кистереп әйтә ул каенанасына. Хәмдия апа моңа бик гаҗәпләнә.
Нәкъ шушы вакытта киленнең үз әнисе яңа ире белән зур фатирга күченәләр. Тора-бара яшь гаилә дә алар белән бергә яшәргә китеп бара. Улы Инсаф та хатыны яклы булып чыга.
– Хәзер инде аларның миннән киткәненә өч ел үтте, оныгым үсеп килә, мин аны бик сагынам, күрәсем килә. Алар үзләре безгә килмиләр, минем барасым килсә, киленемнән рөхсәт сорарга тиеш, – дип зарлана Хәмдия ханым. – Ә ул һәрвакыт берәр төрле сәбәп кенә табып тора, я аның башы авырта, я ул эштән соңарып кайткан була. Мине иң борчыганы – улым Инсаф. Нигә ул мине шулай кимсетергә юл куя?!
Йөрәгендә ут дөрләгән Хәмдия Миннегалиева кул эшләре белән шөгыльләнә башлый. Ул төрле-төрле матур әйберләр бәйли, оекбашлар дисеңме, бияләйләрме, кофталармы, хәтта искиткеч нәфис чәчәкләр дә бар аның өендә.
– Миңа хәзер заказлар да ясый башладылар инде. Бу шөгыль мине бераз гына булса да моңсу уйлардан коткара, – ди ул. – Мин әле тагын мәчеткә дә йөри башладым, гарәпчә укырга һәм язарга өйрәнәм. Буш вакытны ничек тә үткәрергә кирәк бит.
Хәмдия ханым булган сабырлыгын җыеп, көтә. Бәлки, килене яңадан үз итеп, барысы да уңай якка үзгәрер әле дип ышана. Амин, шулай гына була күрсен.
Оныгы - Америкада
Классташым Фәниягә 43 яшь. Аның олы кызы бәби көткәндә, ул яшь гаиләгә ярдәм кирәк булачак дип, үз йортлары янәшәсеннән генә фатир алып бирә. Фәниянең шатлыгы эченә сыймый, чөнки ул балаларны нык ярата, ә монда үз оныгы туарга тора.
“Кадерлеләремә һичшиксез булышачакмын, аларны кичләрен ял итәргә җибәреп, бәләкәч белән үзем калачакмын” дип хыялланып йөргәндә кызы белән кияве Америкага китеп бара.
– Моңа кадәр аларның анда торып кайтканнары булды инде, бик ошаган иде яшьләргә чит ил. Хәзер инде бөтенләйгә яшәргә калдылар, дип көрсенә Фәния ханым.
Шулай итеп, яшь әбинең онык сөю һәм тәрбияләү хыялы чәлпәрәмә килә.
- Әлбәттә, башта бик ямансу булды, ләкин берни дә эшләп булмый шул. Ярый әле хәзерге заманда интернет бар, видеоэлемтә аша булса да күрешеп, аралашып була. Оныгымның үсүен дә шуннан күзәтәм – дип юата ул үзен.
Ә оныклары исә инде хәзер Америка гражданины. Чөнки ул шушы илдә бер ай элек кенә дөньяга килгән. Әти-әнисенең туган ягына кайтып кайчан тәпи басар – монысы әлегә билгесез.
- Кайда гына гомер кичерсәләр дә – сәламәт булсыннар. Исән кеше бер күрешә ул, ди шәһәрдәшебез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев