Чаллыда тетрәндергеч күргәзмә ачылды. Фотолар.
Ул 1941-1945 елларда ТАССРга һәм Ханты-Мансийск милли округына Ленинград блокадасы камалышында калып эвакуацияләнгән балаларның архив документларына нигезләнеп оештырылган. Чаллының Гөлсабира Хәкимова исемендәге картиналар галереясында «Блокададагы Ленинградтан ТАССРга һәм Хантый-Мансийск милли округына 1941-1945 елларда эвакуацияләнгән балалар язмышы һәм аларның төбәкләр тарихына керткзн өлеше» дип аталган Бөтенроссия архив күргәзмәсе ачылды.