Чаллыда тетрәндергеч күргәзмә ачылды. Фотолар.
Ул 1941-1945 елларда ТАССРга һәм Ханты-Мансийск милли округына Ленинград блокадасы камалышында калып эвакуацияләнгән балаларның архив документларына нигезләнеп оештырылган. Чаллының Гөлсабира Хәкимова исемендәге картиналар галереясында «Блокададагы Ленинградтан ТАССРга һәм Хантый-Мансийск милли округына 1941-1945 елларда эвакуацияләнгән балалар язмышы һәм аларның төбәкләр тарихына керткзн өлеше» дип аталган Бөтенроссия архив күргәзмәсе ачылды.
Чаллының Гөлсабира Хәкимова исемендәге картиналар галереясында «Блокададагы Ленинградтан ТАССРга һәм Хантый-Мансийск милли округына 1941-1945 елларда эвакуацияләнгән балалар язмышы һәм аларның төбәкләр тарихына керткзн өлеше» дип аталган Бөтенроссия архив күргәзмәсе ачылды.
Биредә шәхси фондлар материаллары, җирле башкарма комитетлар фондлары, җирле балалар йортлары отчетлары һәм Татарстан дәүләт архив фонды һәм Югра Дәүләт архив фондында саклана торган газета метариаллары урын алган. Алар барсы да эвакуцияләнгән балаларның язмышы һәм Татарстан һәм Ханты-Мансийск халкының аларга карата дустанә, җылы мөнсәбәте турында.
Күргәзмәгә килүчеләрне шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Фәрид Сәлахов сәламләде. Ул Чаллының юбилей елында мондый мөһим чараны бездә оештырган өчен ТР архив эшләре комитеты рәисе Гөлнара Габдрахмановага һәм Ханты-Мансийск автоном округының архив эшләре буенча хезмәт җитәкчесе Юлия Дружининага рәхмәт әйтте.
Юлия Дружинина үз чиратында «КАМАЗ» йөк машиналары чыгаручы кунакчыл шәһәр халкына хөрмәтен белдерде. «Ханты-Мансийскта газ һәм башка җир асты казылма байлыкларын чыгарганда автогигантта җитештерелгән йөк машиналары кулланылган. Шуңа күрә бу күргәзмәне Чаллыда оештырырга булдык», – диде ул.
Гөлнара Габдрахманова исә блокададагы Лениградта камалышында калган балаларның авыр язмышын кыз-улларыбыз беркайчан да күрмәсен иде дигән теләген җиткерде.
Күргәзмә 4 июньгә кадәр дәвам итә.
Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты тормышка ашырыла.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев