Чаралар тег белән яңалыклар
-
Чаллыда хәрби бурыч үтәгәндә һәлак булучыларны искә алдылар
Шәһәрнең 1 нче балалар һәм яшьләр иҗат йортында Ватан Геройлары көне уңаеннан тантаналы чара узды. Хәрби бурыч үтәгәндә һәлак булган сугышчыларны искә алырга әниләре һәм туганнары, шәһәр мэры Наил Мәһдиев килде.
-
Яр Чаллыда һава-десант гаскәрләре көнен билгеләп үттеләр
Бу бәйрәмгә багышланган тантаналы чара традиция буенча "Ватан-ана" мемориалы янында узды.
-
Чаллылыларны бүген ачык һавада кино карарга чакыралар
Азатлык мәйданында фильмнар күрсәтү дәвам итә. Бүген, 10 июльдә, 19:00 сәгатьтә кич "Ералаш" юмористик киножурналын караудан башлана (0+). Аннары "Гудбай, Америка" фильмы күрсәтеләчәк (12+).
-
8 июль Чаллыда ничек бәйрәм ителәчәк?
8 июльдә Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Бу көнне рус православие чиркәве гаилә һәм никахны яклаучы изге Петр һәм Февронияне искә алу көнен билгеләп үтә.
-
Чаллыда Тел һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чаралар дәвам итә
Чаллы Комсомол районында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чаралар дәвам итә. Габдулла Тукай яр буенда "Дуслыкта безнең көч" дигән чара узды. Бәйрәм кунакларына үз номерларын "Энергетик" мәдәният сарае солистлары һәм иҗат коллективлары тәкъдим итте. Чараны алып баручы - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева Татарстан Республикасының халык мирасы турында сөйләде.