Чаллыда 1 май бәйрәме 5 урында билгеләп үтелә
1132
0
Кайда ниләр була?
Быел Чаллыда 1 май яз һәм хезмәт бәйрәме 5 мәйданда: Җиңү, ГЭСтагы ял паркында, Шишкин һәм Энтузисатлар бульварларында, «Азатлык» мәйданында була.
Көндезге 14 сәгатьтә Җиңү паркында «Эврика» мәдәният үзәге артистлары концерт куя.
Чаллы филармониясенең эстрада-джаз оркестры «Чәчәк атаучы май» программасы белән Шишкин бульварында чыгыш ясый. Биредә бәйрәм көндезге 12 сәгатьтә башлана. Бу Камаз төзүчеләр өчен бүләк рәвешендә оештырыла.
14-15 сәгать 30 минутка кадәр «Азатлык» мәйданында «Чаллы 1 майны каршылый» дигән программа була. Анда «Болгар» бию театры, «КАМАЗ» мәдәният сарае артистлары чыгыш ясый. Төрле бәйгеләр оештырыла.
ГЭСтагы ял паркында бәйрәм чаралары 14 сәгатьтә башлана. Биредә «Чишмә» халыклар дуслыгы артистлары, Татарстанның халык артисты Виталий Агапов чыгыш ясый.
Энтузиастлар бульварында көндегезге 12 сәгатьтә «Наигрыш» халык уен кораллары ансамбле үзенең чыгышын башлап җибәрә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев