Фаҗига тег белән яңалыклар
-
Бүген төнлә Чаллыда биш катлы йортта чыккан янгында ике кеше зыян күргән
Янгын электр җиһазын көйләү һәм файдалану кагыйдәләрен бозу сәбәпле чыккан дип фаразлана.
-
Балыкчы баткан
Чаллы балыкчысы Актаныш районының Ямалы авылы янындагы күпердән, УАЗ машинасы белән, төшеп елгада батып үлгән.
-
Быел суда һәлак булганнарның күбесе тыелган урыннарда су коенган
Быел республика сулыкларында су коенган татарстанлыларның күбесе тыелган урыннарда су коенган. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин сөйләде.
-
Табиблар “Энергетик” бакчачылык ширкатендә чыккан янгында исән калган кызның гомере өчен көрәшәләр
“Энергетик” бакчачылык ширкатенең бер өендә чыккан янгын эченнән 7 яшьлек кыз бала чыгып котыла ала. Бүген ул бик авыр хәлдә.
-
Әтисе белән кызы янып үлгән куркыныч янгыннан соң, Тикшерү комитеты җинаять эше кузгатты
Яр Чаллының бакчачылык ширкатендә килеп чыккан янгын вакытында әтисе белән 12 яшьлек кызы янып үлгән куркыныч янгыннан соң, Тикшерү комитеты җинаять эше кузгатты.
-
Прокуратура әтисе белән кызы янып үлгән “Энергетик” бакчачылык ширкатен тикшерәчәк
Яр Чаллы шәһәренең прокуратурасы әтисе белән аның балигъ булмаган кызы янып үлгән “Энергетик” бакчачылык ширкатен тикшерәчәк.
-
Татарстанда өч яшьлек бала тәрәзәдән егылып төшкән
Әтисе белән генә өйдә калган чакта, бала тәрәзәгә куелган сеткага таянган.
-
Казанда тәрәзәдән егылып төшкән 1 яшьлек бала үлгән
Бүген иртән Казанда 1 яшьлек кыз тәрәзәдән егылып төшкән.
-
Чаллыда “ЛИАЗ” автобусы белән юл-транспорт һәлакате теркәлде: 4 яшьлек бала зыян күрде
Мәскәү шәһәреннән кайтарыдган “ЛИАЗ” автобусына «Лада Веста» автомобиле килеп бәрелә.
-
Коткаручылар Мәләкәс елгасыннан ир-ат мәетен чыгардылар
Якшәмбе көнне ГЭС бистәсенең Үзәк урамындагы пляж территориясендә 34 яшьлек ир-ат суга батып үлде.
-
Чаллы янындагы юл фаҗигасендә 11 яшьлек бала һәлак булды
Кичә, 10 сәгать 20 минутта, Яр Чаллы шәһәренең ЮХИДИ хезмәтенә Тукай районы Шилнәбаш авылына борылышта М-7 трассасында фаҗига булды дигән хәбәр килә.
-
Чаллының бер коттеджында ярдәмче булып эшләүче ир-ат хуҗаны һәм аның хатынын үтергән
Хуҗаларга 15 еллап хезмәт иткән ярдәмче 70 яшьлек хатын белән 74 яшьлек ирне үтергәнен өйдә хуҗабикә булып эшләүче 29 яшьлек хатын күреп торган.
-
12нче каттан төшеп үлгән
Бу хәл 39нчы комплекста була. Анда 33 яшьлек ир кеше үзе торган йорттан сикереп үлә. Фаҗиганең сәбәбе әлегә билгеле түгел. Тикшерү эшләре бара.
-
Тукай районының Әҗмәкәй авылында 5 яшьлек балага эт ташланган
Гадәттән тыш хәл Тукай районы Әҗмәкәй авылында була. Балалар мәйданчыгында уйнап утырган 5 яшьлек сабыйга хаски токымлы эт ташлана.
-
Чаллыбызда мотоциклчы йөк автомобиленә килеп бәрелеп һәлак булган
Авария кичә Трубный проезд урамындагы 23нче йорт каршында булган.