Чаллыда исерек ир хатыны белән талашканда ике айлык кызын имгәткән
Ир-атка карата кече яшьтәге баланың сәламәтлегенә аңлы рәвештә зыян салу факты буенча җинаять эше ачылган.
Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсенең Чаллы шәһәре тикшерү бүлеге ике айлык кызын имгәткән 26 яшьлек ир-атка карата җинаять эше ачкан.
«Татар-информ»га үз чыганакларыннан билгеле булганча, ир белән хатын арасында низаг урамда ук башланган. Исерек ир-ат хатынын баласын дөрес карамауда гаепләгән. Алар өйләренә керә һәм талашуларын дәвам итә. Ир белән хатынны әти-әниләре аерырга тырышкан.
Низаг вакытында ир белән хатынның кечкенә кызлары әбисенең кулында булган. Хатын-кыз бала белән бүлмәдән чыгарга теләгән, әмма исерек әти кеше баланы тартып алган.
«Ир-ат ишек читенә бәрелгән. Бала да имгәнгән. Табиблар баланың баш түбәсе сөяге сынган һәм бите күгәргән дигән диагноз куйган. Баланы тикшереп, ярдәм күрсәткәннән соң, аны әнисенә биргәннәр», — диде агентлык чыганагы.
Ир-атка карата кече яшьтәге баланың сәламәтлегенә аңлы рәвештә зыян салу факты буенча җинаять эше ачылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев