Котлау тег белән яңалыклар
-
Рөстәм Миңнеханов машина төзелеше тармагы вәкилләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Татарстан Республикасы Президенты шәһәрнең Орган залында Машина төзүчеләр көненә багышланган тантаналы чарада катнашты, тармак хезмәткәрләрен котлады һәм иң яхшыларын бүләкләде.
-
Чаллының КБК комбинаты "Елның яшел проекты-2021" конкурсында җиңде
Оештыручы булып Россиянең Урман попечительләр советы торды.
-
Наил Мәһдиев Белем көне белән котлый
Хөрмәтле чаллылылар! Укучыларны һәм студентларны, укытучыларны һәм ата-аналарны, барлык мәгариф системасы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән котлыйм!
-
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Белем көне белән котлады
«Укытучыларыбызны, остазларыбызны элеккечә олы хөрмәт һәм рәхмәт хисләре белән искә алабыз, алар безгә мәгърифәт дөньясына юл ачты, олы тормыш дәрьясында югалып калмаска өйрәтте, иң күркәм шәхси сыйфатларыбыз алар йогынтысында тәрбияләнде», - ди ул.
-
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Чаллы халкын Татарстан Республикасы көне белән котлады
Хөрмәтле чаллылылар! Сезне Татарстан Республикасы көне һәм Чаллы шәһәре көне белән котлыйм!
-
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев шәһәрнең алтын юбилярларын котлады
Яр Чаллыда Шәһәр көненә һәм Татарстан Республикасы көненә багышланган махсус чара - туй юбилярларының тантаналы парады узды. Чарада шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина катнашты.
-
Шәһәр көне уңаеннан мэр Наил Мәһдиевның котлавы
Быел без шәһәребезнең 91 нче туган көнен билгеләп үтәбез. Ул Яр Чаллының үткәнен һәм бүгенгесен, аның тарихын һәм хәзерге заманын берләштерә. Кама буенда урнашкан кечкенә генә шәһәрчекнең язмышын илнең сәнәгать үзәгенә әверелдергән гаять зур төзелеш билгеләде.
-
Төзүчеләр көне уңаеннан Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиевның котлавы
Быел төзүчеләр көне аеруча үзенчәлекле, ул Татарстан Республикасы төзелеш тармагының бер гасырлык юбилее эгидасы астында уза. Йөз ел эчендә безнең оста куллы Чаллы төзүчеләре меңләгән объект төзеде, алар арасында – эре сәнәгать предприятиеләре, социаль һәм мәдәният учреждениеләре, театрлар, спорт манежлары, парклар, яр буйлары.
-
Наил Мәһдиев барлык мөселманнарны Корбан гаете белән котлый
Хөрмәтле Чаллы шәһәре мөселманнары! Изге Корбан бәйрәме белән ихлас котлауларны кабул итегез!
-
Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады
«Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, иминлек теләп калам! Гаиләләрегез нык, тормышларыгыз имин булсын!» - диелә видеокотлауда.
-
Наил Мәһдиев шәһәр халкын Сабан туе бәйрәме белән котлый
Хөрмәтле чаллылылар һәм шәһәребез кунаклары! Сезне милли бәйрәмебез– Сабан туе белән тәбрик итәм!
-
Дәүләт премиясенең быелгы лауреаты Факил Сафинны хөрмәтләүләр дәвам итә.
Факил Сафинны Чаллы мэры Наил Мәһдиев котлады.