Бакча мөдире вазифаларын үтәмәгән
Азнакайдагы балалар бакчасы мөдире 2016 елда укытучы-логопедка өлкән тәрбияче вазифаларын йөкләгән. 2016-2018 елларда балалар бакчасы җитәкчелеге таләбе буенча логопед өлкән тәрбияченең хезмәт хакын мөдиргә тапшырып барган, әмма үзенә йөкләнгән вазифаларны үтәмәгән. Тулаем алганда, ул 240 мең сум акча биргән.