Сайлаулар-2021 тег белән яңалыклар
-
Дума сайлауларында үзең өчен уңайлы участокта 10 меңнән артык татарстанлы тавыш бирәчәк
Республиканың 10 меңнән артык кешесе "Мобиль сайлаучы" технологиясе буенча РФ Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда катнашуга документлар бирде. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр иткәнчә, татарстанлылар теләсә кайсы җирдән тавыш бирә алачак, мондый мөмкинлектән федераль дәүләт хезмәтләре порталы аша файдаланып була.
-
Зилә Вәлиева: Күзәтүчеләр Дәүләт Думасына көзге сайлауларның намуслылыгын һәм үтә күренмәлелеген гарантиялиләр
Татарстан территориясендә Дәүләт Думасына көзге сайлаулар вакытында 18 мең күзәтүче эшләячәк, шуларның 3 меңен республиканың Иҗтимагый палатасы җибәрәчәк.
-
Ике атна эчендә татарстанлылар «Мобиль сайлаучы» технологиясенә 3000нән артык гариза биргән
Татарстанда тавыш бирү көннәрендә фактта булу урыны буенча тавыш бирү турында гаризалар кабул итү дәвам итә.
-
Татарстанда төбәк дәүләт басмаларында матбугат мәйданын бүлү буенча жеребьевка узды
Партияләр һәм кандидатлар массакүләм мәгълүмат чараларында агитациягә керешә.
-
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә сентябрь сайлаулары вакытында видеостена эшләячәк
Бердәм тавыш бирү көнендә, 19 сентябрьдә, Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә видеостена эшләячәк, аңа республиканың сайлау участокларыннан трансляция чыгарылачак. Бу хакта ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева “Күзәтүчеләрне әзерләү һәм укыту” темасына түгәрәк өстәл вакытында сөйләде.
-
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Дума сайлаулары участокларына вакытыннан алда битлекләр, перчаткалар һәм антисептиклар сатып алды
Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе көзге сайлауларны оештыру өчен вакытыннан алда индивидуаль яклау чараларын сатып алды.
-
"Бердәм Россия" сәяси партияләрне имин сайлауларга чакырды
Пандемия шартларында иң мөһиме – гражданнарның сәламәтлеген саклау.