Сайлаулар-2021 тег белән яңалыклар
-
Чаллыда күзләре начар күрүчеләр өчен сайлауда тавыш бирү оештырылды
Чаллыда комиссияләр үз сайлаучылары турында мәгълүматны алдан ук ала һәм кирәк булган очракта алар өчен барлык шартларны да булдыра.
-
КФУ студенты: "Дәүләт Думасына лаеклы кешеләрне сайларга тиешбез"
КФУ студенты Алсу Сөнгатуллина тавыш бирде.
-
Чаллы мэрының матбугат хезмәте җитәкчесе Римма Мөхәммәтҗанова гражданлык бурычын үтәде
Россия Федерациясе Федераль Җыенының Дәүләт Думасына сигезенче чакырылыш депутатлар сайлауның бүген 3нче көне башланды.
-
Чаллыдан Раил Ишмөхәммәтов #МойТатарстан фотоконкурсында катнашып, 12нче айфон отты
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда яшәүче, 18 яше тулган һәр кеше бүген 18 сентябрь, иртәгә 19 сентябрь көннәрендә мондый бүләкне ота ала.
-
ТОС җитәкчесе: "Үз кулларың белән сайлаган депутатың үтә икән, аның янына барып, гозереңне белдерә аласың"
7нче комплексның ТОС җитәкчесе Дөррия Ризатдинова 35нче мәктәптә тавыш бирде.
-
Сайлауларның беренче көне нәтиҗәләре буенча чаллылыларның 34 проценты тавыш биргән
Сайлаучыларның 34,4 проценты беренче көнне - 17 сентябрьдә тавыш биргән. Сайлаучыларның 11,24%ы өйдән тавыш биргән.
-
Чаллылылар сайлауда актив катнаша: Гөлнар Әхмәтова һәм Наталия Кропотова гражданлык бурычларын үтәделәр
Чаллыда 15:00гә 21,04% чаллы үз гражданлык бурычын үтәде. Алар арасында -Шәһәр Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Гөлнар Әхмәтова, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова, торак-коммуналь һәм транспорт хезмәтләренең сыйфатын контрольдә тоту идарәсе директоры Айрат Насыйбуллин, Комсомол районы хакимияте башлыгы вазифаларын башкаручы Фидарис Хабибуллин да бар.
-
400 меңгә якын чаллылы тавыш бирү мөмкинлегенә ия
Хәзерге вакытта 396 267 Чаллы кешесе тавыш бирергә хокуклы.
-
Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулар: сайлау участоклары кайда урнашкан
Бүген Россия Федерациясе Федераль Җыенының Дәүләт Думасына сигезенче чакырылыш депутатлар сайлау башланды.
-
"КАМАЗ" генераль директоры гражданлык бурычын үтәде
"КАМАЗ" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Сергей Когогин 46нчы мәктәптә гражданлык бурычын үтәде. Ә Әлфия Когогина исә электрон рәвештә тавыш биргән.
-
19 сентябрьдә Мәктәп Укучылары Советларына депутатлар сайлау узачак
Укучылар мөстәкыйллеккә өйрәнәләр: җомга, шимбә, 17 һәм 18 сентябрь көннәрендә 1-11 сыйныф укучылары өйләрендә проект уйлап табачаклар һәм киләсе атнада аларны сыйныф алдында яклыячаклар.
-
Чаллылылар Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда өйдән тавыш бирә алачак
17, 18 һәм 19 сентябрьдә Россия Федерациясе Федераль Җыенының Дәүләт Думасына сигезенче чакырылыш депутатлар сайлау узачак.
-
Укучылар өчен күчмә дәресләр
17-18 сентябрьдә, РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлау көннәрендә, Татарстан мәктәпләре штат режимында эшләячәк, укучылар өчен күчмә дәресләр оештыру планлаштырыла.
-
Сайлау комиссиясе: Видеокамералар сайлау участокларының 100 процентын колачлаячак
17-19 сентябрь көннәрендә өч көнлек сайлау марафонында 22 мең кеше катнашачак. Россия Дәүләт Думасына сайлаулар вакытында сайлау участокларында видеокүзәтү һәм видеотеркәү системасы эшләячәк.
-
«Халыкчан Татарстан» масштаблы онлайн-проектының 2нче этабы башланды
Август һәм сентябрьдә социаль челтәрләрдә «Халыкчан Татарстан» конкурсы уза, анда яшәүчеләр онлайн-тавыш бирү юлы белән республиканың 10 символын билгелиләр.