"Заман" яшьләр үзәге самбочылары яңадан җиңү белән кайтты
Кукмара шәһәрендә “Зилант” спорт мәктәбе самбо бүлеген тәмамлаучылар призына, шулай ук “ВСТ-реконструкция” җәмгыяте кубогына самбо көрәше буенча ачык Республика турниры узды.
Анда Казан, Түбән Кама, Әлмәт һәм башка шәһәрләрдән 200дән артык кеше катнашты.