Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Заман" яшьләр үзәге самбочылары яңадан җиңү белән кайтты

Кукмара шәһәрендә “Зилант” спорт мәктәбе самбо бүлеген тәмамлаучылар призына, шулай ук “ВСТ-реконструкция” җәмгыяте кубогына самбо көрәше буенча ачык Республика турниры узды. Анда Казан, Түбән Кама, Әлмәт һәм башка шәһәрләрдән 200дән артык кеше катнашты.

Чаллы шәһәрен “Заман” яшьләр үзәгеннән “Самбо” клубында шөгыльләнүче өч кеше тәкъдим итте. Егетләрнең тренеры - Владимир Тимофеев.
Чаллы самбочыларының икесе призлы урыннар яулады. Беренче урынны - 42 кг авырлык категориясендә Булат Камалиев, өченче урынны - 38 кг авырлык категориясендә Даниил Питеркин алды. Самбо клубының тагын бер шәкерте - 38 кг авырлык категориясендә Данис Хәбибуллин бишенче урынны яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт самбо