Подсолнухи микрорайонында юл булачакмы?
Тукай районы Әҗмәкәй авылы җирлегенә караган Подсолнухи микрорайонында яшәүчеләр юл турында инде күп еллар хыялланганнар иде. Ниһаять, аларның теләкләре тормышка аша.
Бүгенге көндә подряд оешмасы Подсолнухи микрорайонының Магистральная урамында балчык түшәп тигезләү эшләрен алып бара. Аннан соң ком-таш түшәлеп, асфальт җәеләчәк.