Пилотсыз машиналар җитештереләчәк
«Камаз» заводы М-11 Мәскәү — Санкт-Петербург трассасы өчен пилотсыз автомобильләр җитештерәчәк.
Предприятие генераль директоры урынбасары, үсеш буенча директор Андрей Максимов Петербург халыкара икътисади форумында шулай дип белдерде. «М-11 трассасында йөриячәк техника — безнеке. Без — бу өлкәдә лидерлар. Машина җитештерү — бер хәл, аннан файдаланып булсын өчен тиешле законнар кабул итү — икенче. Әлегә закон бер генә илдә дә гомуми файдаланудагы юлларда пилотсыз машина кулланырга мөмкинлек бирми», — диде Максимов.
Шунысын да искәртик: «Камаз»да җитештерелгән пилотсыз автомобильләр 2016-2018 елларда тест режимында бу маршрут буенча хәрәкәт иткән иде.
Фото: automarketolog.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев