Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Адымнар”да укырга теләүчеләр күп

59нчы “Адымнар” полилингваль мәктәбе тиздән төзелеп бетәчәк. Биредә ашханә, бассейн әзер диярлек. Заманча, уңайлы һәм матур җиһазлар да кайтарылган. .

Директор Азат Галиев әйтүенчә, 1100дән артык гаилә баласын биредә укытырга гариза биргән.

– Укучылар олимпиада биремнәрен үтәделәр. Хәзер балалар һәм ата-аналар катнашында узган сөйләшүләр алап барабыз. Анда яңа мәктәптә белем бирүнең өч телдә алып барылуы турында әйтәбез. Кайбер предметлар - татар, икенчеләре - урыс, ә кайберләре инглиз телендә алып барылачак, - диде Галиев. – Ата-ана баласын нинди мәктәпкә биргәнен белеп торсын.

“Бу мәктәптә яшәү урынына бәйсез рәвештә һәр бала укый ала. “Адымнар” - гадәти мәктәп түгел. Шуңа күрә бала таләпләргә туры килергә тиеш. Быел керә алмый икән, киләсе елга әзерләнеп килсен. Монда түрә балалары укыячак дигән сүзләр дөрес түгел, белем – төп күрсәткеч”, - диде шәһәр мэры.

Гимназиягә 2-7 сыйныфларга 5әр класс укучылар кабул ителә.

Кадрлар туплау дәвам итә. Директор әйтүенчә, биредә татар, урыс һәм чит телләрне яхшы белә торган яшь белгечләргә өстенлек биреләчәк.

“Адымнар” комплексына керә торган “Следопыт” лагерын төзекләндерү буенча да проект эшләре башланган.

Зөлфия Галим.

Фото: http://nabchelny.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация