Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Өеңә кайткач, хатыныңа елмаясыңмы?

Чаллыда онлайн-укыту үзәге махсус курслар үткәрә. Аерылышыр дәрәҗәгә җиткән парларның күпчелеге, анда укып чыккан соң кабаттан татулашып, бәхетле гомер итә башлый.

Сүземне әлеге язмага бөтенләй кагылышы булмаган, ләкин аның бар асылын ачып бирүче мисалдан башлыйсым килә. Күз алдыгызга китерегез әле, без машина йөртергә хыялланабыз ди. Теләгебезне тормышка ашыру өчен, иң элек, автомобиль сатып алырга түгел, ә укырга кирәк. Чөнки юл йөрү кагыйдәләрен үзләштерми безгә беркем дә руль артына утырырга рөхсәт итмәячәк. Һәм бу дөрес тә. Белемсез без үзебез өчен генә түгел, ә башкаларның иминлеге өчен дә куркыныч тудырачакбыз. Тик ни өчендер без акка кара белән язылган бу кагыйдәне тормышыбызның бөтен өлкәләрендә дә өлге итеп кулланмыйбыз. Мисал өчен, гаилә кору мәсьәләсендә. Гомеребезнең иң җаваплы этапларының берсен тәшкил иткән әлеге темага бүген аеруча зур игътибар бирәсе килә. Көне дә шундый дигәндәй, ләкин иң әүвәл проблемасының да кискенләшә баруын исәпкә алып.

Саннарга күз салсак, 2020 елда илебездә өйләнешүчеләрнең 70 проценты никахларын таркаткан. Һәр 10 парның 7се бер-берсен бәхетсез иткән, дигән сүз бит бу. Аларны нәкъ менә, укымыйча гына, машина руле артына утыручыларга тиңләргә була. «Һәм бу коточкыч күренешнең сәбәбе – ир һәм хатын мөнәсәбәтләренә кагылышлы тиешле белем булмауда», – ди бүгенге әңгәмәдәшебез – Наил Гобәйдуллин (фотода) .

Әйе, моннан берничә ел элек әлеге мәсьәлә аны да зур борчуга сала. Билгеле, тора салып кына кызыксынмый ул бу тема белән. Эш шунда: 2018 елда аны Чаллыда әле оешып кына килүче танышу үзәгенә җитәкче итеп чакыралар. Гаилә мөнәсәбәтләре буенча диплом эшен яклаган шәһәрдәшебез әлеге тәкъдимне бик теләп кабул итә. Һәм үз янәшәсендә тәҗрибәле белгечләрдән торган команда туплап, парсызларны кавыштыру кебек изге эш белән шөгыльләнә башлый.

Ә инде бу хакта тулырак сөйләү өчен, сүзне Наилнең үзенә тапшырыйк.

– Иң элек без мөселман өммәтеннән булган ялгызларны таныштыру үзәге буларак эшләдек. Тик бер-ике ай да үтми, парларыбыз араларын өзә башлагач, уйга калдык.  Эшебезнең нәтиҗәсе юк бит, дәвамы юк. Тәва кошы кебек, башны комга тыгып кына, проблемадан качып булмый. Нәрсә булса да эшләргә кирәк, дип, баш ваттык. Нәтиҗәдә, эшчәнлегебезне тулысынча әлеге проблеманы чишүгә юнәлтеп, «Бәхетле гаилә академиясе» дип исемләнгән үзәк булдырдык һәм аның кысаларында укыту курслары ачтык. Билгеле, алар мөселманнар өчен генә түгел, дәресләргә теләге булган һәркем язылып, бәхетле гаилә кору серләренә төшенә ала.

– Наил, «игелмәгән иген кыры»на тора салып кына кереп китеп булмый. Моның өчен әле «урагың» да булу мөһим. Ничек әлеге эшкә алынырга батырчылык иттегез?

– Россия ислам институтында укыганда, мин гаиләдә ир-ат һәм хатын-кыз мөнәсәбәтләре темасын өйрәндем. Бу миңа әлеге эшкә алынырга зур бер этәргеч булды. Моннан тыш, мин бүгенге көндә Башкорт дәүләт педагогия университетында магистратурада белем алам. Гаиләдә үзара уңай мөнәсәбәтләр темасына фәнни эш язам. Милләтебезнең танылган мәгърифәтчеләре, педагоглары, дин галимнәре Шиһабетдин Мәрҗани,  Ризаэддин Фәхреддин иҗатларын өйрәнәм. Аларның да бу өлкәдә саллы хезмәтләре бар. Эшемдә боларның барысы да миңа ярдәм итә. Шулай ук академиябез гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләр буенча зур тәҗрибәгә ия психологлар белән дә хезмәттәшлек итә.

– Димәк сезнең укыту курсларыгыз психология һәм ислам дине кануннарына нигезләнеп төзелгән?

– Нәкъ шулай. Белгәнегезчә, динебездә гаилә мәсьәләләренә бик зур игътибар бирелә. Изге Коръәнебездә дә әлеге темага багышланган махсус сүрәләр, аятьләр бар. Алардан без аерылышуның – Аллаһның иң яратмаган гамәлләренең берсе икәнен беләбез. Ул бик кискен шартларда гына рөхсәт ителә. Раббыбыз безгә гаиләләребезне мөмкин кадәр сакларга, ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрне кайгыртырга куша.

– Наил, шәхсән үземнең моңарчы аерылышуларны булдырмый калырга, гаиләдәге мөнәсәбәтләрне җайларга ярдәм итүче курслар хакында ишеткәнем юк иде. Әйтергә кирәк, бик тә файдалы эш белән шөгыльләнәсез.

–  Дөрестән дә, бу хакта без белмибез генә түгел, ә хәтта уйламыйбыз да. Чөнки моңа беркайда да өйрәтмиләр. Балалар бакчасында без предметларны, төсләрне танырга, җөмләләр төзергә өйрәнсәк, мәктәптә төрле фәннәрне үзләштерәбез. Аннары инде берничә ел булачак һөнәребез нигезләренә төшенәбез. Ә менә тормыш итү өчен бик тә мөһим – бәхетле гаилә кору серләренә бер кайда да укымыйбыз.  Югыйсә, бу җәмгыятьтәге тотрыклылыкны тәэмин итүче мөһим алшартларның берсе дә бит әле. Гаилә кору – ул паспортка мөһер сугу гына түгел, ә булачак тормыш иптәшең, балаларың язмышы өчен җаваплылык алу дигән сүз. Шуңа да Аллаһ илчесе (сәллалаһу галәйһи вә сәлләм) тормыш иптәше сайлаганда, акыл һәм зирәклек белән эш итәргә кушкан. Кабатлап әйтәм – зирәклек белән! Ә бу сыйфат үзеннән-үзе генә килми. Аның өчен укырга, белем тупларга кирәк. Безнең курсларыбыз нәкъ менә шул кирәкле белемне бирә дә инде. Дәресләрнең үзенә төгәлрәк тукталсак, алар онлайн форматта, ягъни интернет челтәрендә үтә.  Курслар өйләнгән, өйләнмәгән, кияүдә һәм киядә булмаганнар өчен аерым оештырыла.  Билгеле барысын да бер максат - бәхетле  гаилә кору бурычы берләштерә. Без укучыларыбызга ай дәвамында көн саен якынча 15 минут, күп дигәндә 1 сәгать, төрле темаларга видеолекцияләр, тестлар үткәрәбез. Моннан тыш курсларга йөрүчеләр төрле практик биремнәр дә башкарырга тиеш. Чөнки кеше ишеткән мәгълүматның якынча 5 процентын гына исендә калдыра. Әлеге күрсәткечне арттыру өчен, үзләштергән белемне гамәл белән ныгытырга кирәк. Мисал өчен, шундый бер биремебез бар: укучылар өйләренә кайтып кергәч, тормыш иптәшләрен елмаеп, яхшы кәеф белән сәламләргә тиеш. Бу күнегүне аларга көн дә башкару шарт. Шул рәвешле кешедә матур гадәт тәрбиялибез. Гади генә бирем, ә үзенә күпме уңай хис-кичерешләр туплаган. Юкка гына, бер елмаюлы караш, бер җылы сүз тау-ташларны да эретергә сәләтле, дип әйтмиләр бит. Үзегез дә сынап карый аласыз. Нәтиҗәсен шундук тоярсыз.

– Әйе, ир-атлар һәм хатын-кызлар икесе ике дөнья. Һәм, дөрестән дә, бер-беребезнең үзенчәлекләрен, рухи халәтебезгә кагылышлысын да, физиологик аермаларыбызны да белү тормышыбызны күпкә җиңеләйтер иде. 

– Шулай. Без бит ярату хисләребезне дә төрлечә белдерәбез. Үземнең танышларым белән булган вакыйганы мисал итеп китерәсем килә. Мөслимә кардәшебез: «Ирем миңа игътибар итми, аралашмый. Торуыбызга 3 ел, көннәр буе өйдә утырам, бергәләп урамга да чыккан юк. Болай яшисем килми, аерылышырга телим», – дип мөрәҗәгать итте. Аннары, сиздерми генә, аның тормыш иптәше белән аралаштым. «Мин аны бар нәрсә белән дә тәэмин итәм, ул бернәрсәгә дә мохтаҗлык кичерми. Тагын нәрсә кирәк, аңламыйм», – ди. Аңламый да, чөнки аңа «хатын-кызлар колак белән ярата» дигән гыйбарәне беркем дә, беркайчан да аңлатканы булмаган. Күрәсең, аның әтисе дә үзен гаиләдә шул рәвешле тоткан. Чөнки без еш кына, үскәч, әти-әниләребезне кабатлыйбыз. Ә бит вакытында тиешле киңәш бирүче булса, гаилә таркалуга кадәр барып җитмәгән дә булыр иде. Бәхеткә, без  әлеге парларның учагын саклап калдык. Алар икесе дә бездә курслар үттеләр һәм бүгенге көндә, 2 бала үстереп, матур гына гомер итәләр. Мондый мисалларны бик күп китерергә була.

– Наил, киңәшләр турында сүз киткәч, газета укучыларыбызга да  теләк-тәкъдимнәрегезне ирештерсәгез иде.

Һәрвакыт, һәркайчан гаилә мәнфәгатьләрен кайгыртуны беренче урынга куегыз. Монда без үзебезгә тулысынча пәйгамбәребез Мөхәммәдне (сәллалаһу галәйһи вә сәлләмне) үрнәк итеп куя алабыз. Аңа бу дөньялыкта иң зур һәм иң җаваплы йөкләмә – бар кешелеккә ислам динен таныту бурычы куелса да, ул һәрвакыт гаиләсенә дә вакыт тапкан. Көн дә ул, якыннарын җыеп, аларның борчу-мәшәкатьләрен, теләк-тәкъдимнәрен тыңлаган. Пәйгамбәр булуына да карамастан, хатыннарының күңелен күрергә дә, балалары белән уйнап-шаярырга да онытмаган.

Гаиләдә туган конфликтларны чишүнең төп ысулы – ачыктан-ачык сөйләшү һәм уртак максатка килү. Бу гамәл ике яктан да күп түземлек, сабырлык, зур мәхәббәт һәм хөрмәт таләп итә. Әлеге ният белән эш йөрткән парлар, икесе дә яхшы якка үзгәрә, мөнәсәбәтләре дә якыная, көчлерәк була.

Тагын бер киңәшем – "рәхмәт китабы" булдырыгыз. Ул тормыш иптәшеңнең үзеңә карата кылган барлык изгелекләрен, яхшы гамәлләрен кәгазь битләренә теркәп баруны үз эченә ала. Адәм баласы нишләптер яхшылыкны бик тиз оныта бит. Бер кырын гамәл исә, мең изгелекне юкка чыгара да, иң начар кеше ясый да куя. Шул вакытта, әлеге китапны кулга алып, укып җибәрәсең, күңелгә ниндидер бер рәхәтлек йөгерә, тискәре хисләр тарала, үпкәләр онытыла. Мондый үтемле киңәшләр бездә күп. Шуңа да сезне үзебезнең «Бәхетле гаилә академиясе»ндә көтеп калабыз. Бүгенге көнгә инде мондый мөмкинлектән 1400 дән артык кеше файдаланып өлгерде. Гаиләләрегезне таркатырга ашыкмагыз, килегез, курсларга язылыгыз, сез дә нәтиҗәсен күрерсез. Дәресләребез «безнең бар да тәртиптә», – дип, фикер йөртүчеләр өчен дә файдалы булачак. Гаилә тормышын бөтенләй башка яктан ачарсыз.

Әңгәмәдәш – Илшат Солтанов

(автор фотосы)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация