Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Алар - шәһәрнең киләчәге

Шәһәребезнең тантаналар сараенда “Ел студенты -2019” бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләделәр.

Төрле урта махсус һәм югары уку йортларында укучы бар яктан да яшьтәшләренә үрнәк булган егет-кызларны котларга РФ Дәүләт Думас депутаты Әлфия когогина, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов килгән иде. 
Бәйрәм рухы тантаналар сараеның фойесыннан ук башланып китте. Диварларга шәһәрнең укуда һәм җәмәгать тормышта актив катнашкан студентларның фотосурәтләре эленгән. Ком анимациясенең серләренә дә төшенергә мөмкинлек бар иде. Тантана Чаллы талантларының зәвыклы җыр-биюләре белән башланып китте. 
Яшьләрне студентлар көне белән Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина котлап: “Укуда һәм тормышта уңышлар уңышлар. Сез – безнең киләчәгебез”, - диде. 
Узган елгы “Ел студенты” бәйгесенә 14 номинация буенча 59 гариза кергән иде. Бәйге ике этапта узды. Беренче турда портфолио-папкалар ярышты. Икенчесендә анда катнашучылар үзләрен һәм иҗади яктан үзләрен реализацияләү буенча проектларын тәкъдим иттеләр. Төрле номинацияләр буенча финалга узучылар арасында Йосыпова Мәдинә, Диана Вәгыйзова, Диләрә Гобәйдуллина, Миләүшә Хамматова, Дмитрий Потапов, Зилә Хафизова һәм башкалар бар иде. Тимирясов исемендәге КИУның “Этюд” театр студиясе, педагогия көллиятенең “Drive” бию коллективы, сәнгать көллиятенең “Татарстан” бию коллективы арасыннан жюри фикеренчә иң талантлысын сайлап алдылар. Шулай ук студентларның матбугат чарасы, иҗтимагый оешмалар, үзидарәләр, тулай тораклар арасында да иң-иңнәре ачыкланды.
Бәйгенең “Гран-при” бүләге өчен Мусина Диана, Нуруллина Альбина, Гүзәлия Хафизова көрәште. Бу номинациядә җиңүче- Чаллы дәүләт педагогия университеты студенты Мусина Диана җиңде. Ул шәһәребезнең иң яхшы студенты булды. Аңа РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогинаның 33 мең сумлык премиясе, җиңүче дипломы һәм бүләкләләр тапшырылды. Альбина белән Гүзәлия лауреатлар булдылар. 
Төрле номинацияләрендә җиңгән студентларга киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын. Шәһәр һәм республика халкы алар белән горурланып яшәсен.
Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация