Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Алда мөһим эшләр көтә

Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эшлекле визит белән Чаллыда булды. Аны "КАМАЗ" ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев, министрлар һәм башка рәсми затлар озатып йөрде. Соңыннан Р.Миңнеханов шәһәр советы сессиясендә катнашты. Депутатлар күпчелек тавыш белән Н.Мәһдиевны башкарма комитет җитәкчесе итеп расладылар. Башта Президент "КАМАЗ" акционерлык...

Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эшлекле визит белән Чаллыда булды. Аны "КАМАЗ" ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев, министрлар һәм башка рәсми затлар озатып йөрде. Соңыннан Р.Миңнеханов шәһәр советы сессиясендә катнашты. Депутатлар күпчелек тавыш белән Н.Мәһдиевны башкарма комитет җитәкчесе итеп расладылар.

Башта Президент "КАМАЗ" акционерлык җәмгыятенең фәнни-техник үзәгендә автогигантта җитештерелә торган техниканың яңа модельләре белән танышты. Фәнни-техник үзәкнең баш конструкторы Данис Вәлиев аңа Россия өчен махсус җитештерелгән "КАМАЗ-5490" машинасы турында сөйләде. Аны "Daimler Trucks" фирмасы агрегат узелларын файдаланып, автогигант белгечләре үзләре җитештергән. Бу машинаның тягачы автопоезд составында авыр йөкләр ташырга уңайлы булачак. Аның габарит размерлары 16,5 метр озынлыктагы автопоезд составында иркенләп йөрергә мөмкинлек бирә. Рөстәм Миңнеханов экологик стандартларга туры килә торган "Евро-4" двигательләрен, газ ягулыгына көйләнгән автобусларны һәм электромобильләрне дә кызыксынып карады.

Бу көн "Катыргы-кәгазь комбинаты" халык предприятиесе өчен дә истәлекле булды. Предприятиенең генераль директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Владимир Бестолковка 5 йөк машинасының ачкычы тапшырылды. "Әлеге техника бу коллективка ташламалы бәядән сатылды", - диде автогигантның матбугат үзәге җитәкчесе Олег Афанасьев.

Аннан соң Рөстәм Миңнеханов Яңа шәһәрдәге Җиңү паркында әлеге ял зонасын реконструкцияләү проекты һәм 19нчы микрорайондагы "SUNRISE CITY" күпфункцияле торак комплексы төзелеше белән танышты.

Президентка тәкъдим ителгән проект буенча, Җиңү паркында Бөек Ватан сугышы ветераннары аллеясе, шәһәр, КАМАЗ төзүчеләр мәйданы һәм стела булачак. Шулай ук биредә массакүләм чаралар үткәрү урыны да төзекләндереләчәк, аттракционнар да эшләячәк. Белгечләр әйтүенчә, Җиңү паркын төзекләндерү 350 млн сумга төшәчәк. Парк территориясендә 1500 урынлы станционар цирк төзергә 400 млн сум, ә паркны тулысынча яңарту өчен 750 млн сум акча кирәк. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Әхмәтгәрәев Президенттан әлеге зонаны төзекләндерүдә ярдәм сорады. "Күпкә соңга калдыгыз. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына тәмамлау өчен, бу эшне иртәрәк башларга кирәк иде. Эшләрбез. Киләсе ел башында ныклап керешү зарур. Предприятиеләрне җәлеп итегез, без дә булышырбыз", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Соңрак Президент Чаллы шәһәр советының 33нче сессиясендә катнашты. Анда Наил Мәһдиев башкарма комитет җитәкчесе итеп расланды. Ул, кандидат буларак, үзенең чыгышында КАМАЗ һәм Чаллының бердәмлеге, милләтара мөнәсәбәтләрнең ныклыгы турында сөйләде. Үз эшчәнлегендә зур инвестиция проектларына, торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләренә, мәктәп төзелешенә, транспорт системасына, төзекләндерүгә һәм массакүләм спортны популярлаштыруга өстенлек бирәчәген бәян итте.

Наил Гамбәр улы транспорт инфраструктурасына тукталып: "Магистраль юлларны һәм күперләрне төзекләндерүгә республика бюджетыннан финанс ярдәме күрсәтелде. Яңа трамвай линиясе төзү 530 млн сумга төшә. Чаллыга якын киләчәктә Мәләкәс аръягында һәм Яр буе микрорайонында 2 мәктәп төзергә кирәк. Шәһәр барлык республика программаларында катнаша", - диде. Ул муниципаль милекне файдалану, балалар бакчалары төзелешенә, җир асты кичүләренә һәм башка проблемаларга кагылышлы сорауларга җавап бирде.

Татарстан Президенты: "Сезнең теләкләрегезне ишеттек, әмма икътисадый хәлләрдән чыгып эш итәргә кирәк. Могҗизалар булмый, бүгенге шартларда актив эшләргә, икътисад белән шөгыльләнергә кирәк", - диде. Рөстәм Миңнеханов билгеле бер урыннардагы төзелеш мәсьәләсенә аерым тукталды: "Бу өлкәдә карарлар тиз кабул ителергә тиеш түгел. Чаллыда бу юнәлештә уйлап, төгәл эшләү зарур".

Сессиядә көн тәртибендәге калган мәсьәләләр буенча да тиешле карарлар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X