Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Алексей Песошин Татарстанда барлык чикләү чаралары саклануын искәртте

Covid-19 дан пандемия вакытында үлүчеләр саны 1481 кеше тәшкил иткән, шуларның алтысы — соңгы тәүлек эчендә.

Татарстанда коронавирус белән авыручыдар саны бер дәрәҗәдә саклана, бераз гына кимү дә күзәтелә. 8 гыйнварга республикада 43 мең 447 авыру ачыкланган, шуларның 94е соңгы тәүлектә теркәлгән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР премьер-министры Алексей Песошин хәбәр итте.
Ул билгеләп үткәнчә, Covid-19 дан пандемия вакытында үлүчеләр саны 1481 кеше тәшкил иткән, шуларның алтысы — соңгы тәүлек эчендә. Песошин шулай ук республикада барлык чикләү чаралары саклануын искәртте. 
"Массакүләм Яңа ел чаралары республикада дәвам итә. Бернинди йомшаклык булырга тиеш түгел. Барысын да барлык профилактик һәм санитар таләпләрне үтәп оештырырга кирәк",-дип ассызыклады премьер-министр.
Ул, коронавирус ситуациясе буенча бераз уңай якка үзгәрешләр булуга карамастан, эпидемиягә каршы чаралар үтәлешен тикшерү буенча рейдларны дәвам итәргә чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация