Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Алсу Хәйруллина: «Минем яшәвем – үзе бер казаныш!» ВИДЕО

Тормышны чын мәгънәсендә яратып, һәр минутыннан ямь табып, сөенеп яшәүчеләр бар. Хәтта аяклары хәрәкәтләнмәсә дә план-идеяләр белән янып, шуларны җиренә җиткереп башкармыйча, күңеленә тынычлык таба алмаучы гаҗәеп кешеләр дә юк түгел. Бүгенге сүзем тырыш та, сабыр да, эчкерсез шәһәрдәшебез Алсу Хәйруллина турында.

– Мин 1989нчы елгы. Аякларым тумыштан ук хәрәкәтләнми, ДЦП дигән авыр диагнозым бар. 5 яшькә кадәр өйдә тәрбияләндем. Аннары сәламәтлекләре чикле балалар өчен махсус «Өмет» интернат-мәктәптә 9нчы сыйныфка кадәр укыдым, – дип сөйли Алсу.
Шәһәрдәшебез үзенең авыруына карамый, бер урында утырып тормыйча, бөтен булганы белән яңа проектларга тотынуы белән сокландырды мине. Үзеннән дә, әти-әнисе Дамирә ханым белән Игъламетдин абыйдан эчкерсезлек, сүз белән генә аңлата алмаслык җылы бөркелеп тора. 
– Бөтен нәрсәгә теләп тотына. Шундый тырыш безнең кызыбыз, – дип сүзгә кушылды Дамирә ханым. Алай гына да түгел, алар Алсуның әтисе белән миңа кызларының нәрсә эшләгәннәрен ашыга-ашыга күрсәтергә тотындылар. 
Алсуның бүлмәсенә игътибар иттем. Исең-акылың китәрлек! Ул күл эшләнмәләре дисеңме, төрле тартма-шкатулкалар, интерьерны бизәп торучы декор әйберләре, үз куллары белән теккән чәчәкләр, кисеп-сызып ясап куйган картиналар, хәтта тукып ясалган шарф, коверларга кадәр дә бар монда. 
– Бер дә тик утырырга яратмыйм мин! Гел нәрсәдер өйрәнергә, яңалыкка омтылырга тырышам, – ди әңгәмәдәшем. – Бертуган апамның балалары да еш кына килә. Аларны  шахмат уйнарга өйрәттем. Әле күптән түгел «Кызыл тау» мәдәният үзәгенә дә йөри башладым. Үзем өчен яңа төрле һөнәр – туку осталыгына өйрәнүем. Моннан тыш «Солнце внутри» дип исемләнгән фондта төрле проектлар өстендә эшлим. Әлбәттә үзем генә түгел! Хәзерге вакытта гыйнвар аенда «Мастеровые» рус театрында үтәчәк плюс-минус дип исемләнгән спектакльгә әзерләнәбез. Ул гади генә спектакль түгел. Без монда үз-үзебезне уйныйбыз, тамашачыга үз кичерешләребезне, хәзерге вакытта күңелебездә булганнарны сөйлибез. Спектакльдә 6-7 кеше катнаша, аларның һәрберсенең үз язмышы, үз тормыш юлы. Монда без инвалидлык турында гел башка күзлек аша – заманча социаль театр инструментлары кулланып сөйлибез. 
Моңа кадәр Алсу ораторлык осталыгы, психологик тренинглар да узган. Сәхнәдә үзеңне ничек тотарга, ничек тамашачыны җәлеп итәргә өйрәнгән. Картиналар галереясендә үзен экскурсия алып баручысы буларак та сынап караган. 
– Картиналар галереясендә Борынгы Болгарга багышланган махсус экспозицияләр ясарга керештек. Монда мин мозаика, гравюра, коллаж ясау техникаларына өйрәндем. Соңыннан исә Болгарга багышланган махсус мастер-класслар да оештырып җибәрдек. Картиналар галереясенә кеше чакырып, аларга тарих турында гына түгел, ә картиналар ничек ясалган – шулар турында да сөйләдек, – дип рухланып сөйли Алсу. 
Әңгәмәдәшем паралимпия уеннары төренә керә торган бочча спорты белән дә шөгыльләнгән булган. Әлеге спорт уены спортчыдан төгәллек таләп итә. Үз эченә ул боулинг, петанк һәм боулз спорт төрләрен берләштерә. 
– Бочча белән 6 ел шөгыльләндем. Пандемиягә аркасында аны калдырып торырга туры килде, – ди әңгәмәдәшем. 
Алсудан көне ничек узуы турында да кызыксындым. Иртән торып, юынып, үз-үзен тәртипкә китергәннән соң ул социаль челтәрләрне карап чыга икән. Моннан тыш радио да тыңларга яратуын әйтте: «Көне буе өйдә генә утырмыйм мин. Урамга да саф һавага чыгып керәм. Аллага шөкер, шәһәребездә минем кебек сәламәтлекләре чикле булган кешеләр өчен уңайлы мохит бар. Мин үскән вакытта инвалидларга игътибар юк иде. Ә хәзер исә коляска белән чыгып китсәм, булышам дип торган кешеләр күп. Үземне чикле дип әйтә дә алмыйм. 
Алсу Хәйруллинаның активлыгын, кызыксынуын искә алып, шәһәрдәшебез Айсылу Мөхәммәтова аңа бүләк ясады. Редакция акцияләре кысаларында «Шәһри Чаллы» газетасына яздырды.
– Шундый бүләк өчен Айсылу ханыма чын күңелдән рәхмәт әйтәм. Газетаны, Аллаһ боерса, бөтен гаиләбез белән укып барырбыз. Элегрәк бу газетаны яздыра идек, хәзер бәяләр арту сәбәпле, алдырмый башладык. Анда бит шәһәр яңалыклары гына түгел, файдалы киңәшләр, тормышчан хәлләр, төрле лайфхаклар да бар, – дип эчкерсез сөенә Алсу.
«Үзеңнең иң олы казанышың дип, нәрсәне әйтәсең?» дигән соравым бераз уйга калдырды Алсуны. Ул: «Минем бүгенге тормышта яшәвем – үзе бер казаныш!» дип җавап бирде.

Гөлия Ибатуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация