Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Автобус йөртүчеләр – алтын бәясе

Октябрьнең соңгы якшәмбесендә автомобильчеләр көне билгеләп үтелә. Бүгенге тормышны автомобильләрсез күз алдына китереп булмый. Машина йөртүне гомерлек һөнәре итеп сайлаганнар өчен ул, гомумән, яшәү рәвеше.

Николай Зуев өчен дә руль – ул яшәү мәгънәсе. Ул 21 ел «Пассажирские перевозки» оешмасында эшли. Аңа машина җене балачактан ук кагыла, 15-16 яшендә башта йөк машинасына, аннан соң трактор руле артына утыра, кырда эшли. 
Николай тумышы белән Минзәлә шәһәреннән. 18 яшендә Чаллыга килә. Башта ЗИЛ машинасын йөртә, шул ук вакытта Д, Е категорияләренә укый. Укып бетереп таныклык алгач, 2000 елда Хәмзә Миннебаев белән таныша. Ул вакытта Хәмзә Мирасович пассажир йөртү шәхси предприятиесен оештыра, Мәскәү проспекты буенча шәһәрдәшләрне йөртә. Бүгенге көндә «Пассажирские перевозки» оешмасының 5нче колоннасы булып санала, Мәскәү проспекты буенча халыкка транспорт хезмәте күрсәтә.
Николай Анатольевич башта автобус йөртүче булып эшли, бүгенге көндә колоннаның механик вазифасын башкара. Аның эше бик җаваплы.
– Мин һәр көн иртәнге дүрткә-бишкә киләм. Автобус йөртүчеләрнең графигын төзим, бөтен документацияне, автобусның торышын тикшерәм, иминият полислары белән йөрим, ремонт өчен автосервис белән килешүләр төзим.  Автобус йөртүчеләрне эшкә алам, алар белән барлык инструктажлар үткәрәм, – ди ул.
5нче колоннада барлыгы утыз ике автобус, аның утызы 1нче маршрутта, берсе – 6нчы, берсе 8нче маршрут буенча йөри. Әйтергә кирәк, 8нче маршрут шәһәребездә Элеватор тавына баручы бердәнбер автобус, аны Хәмзә Миңнебаев халык соравы буенча оештыра. 
Автобус паркы тулысынча яңартылды дияргә була, бер-икесе генә 2016 елгы, калганнары 2019, 2020 елгылар. Кызганыч, шәһәрдәшләр арасында вандализм очраклары очрый. 
– Кешеләр нык тәртипсез хәзер, булганны саклый белмиләр, утыргычлырны сызып-бозып, кисеп бетерәләр. Гаҗәпләнәм: матур, чиста автобусларда йөриселәре килми микән? – ди механик.
5нче колонна автобусларында 50 шофер хезмәт куя. Тик алар гына җитми. 
– Бүгенге көндә кадрларга кытлык кичерәбез, – ди Николай Анатольевич. – Автобус йөртүче булып эшләргә теләүчеләр, кызганычка каршы, юк. Артык таләпләр дә куймыйбыз, иң мөһиме – Д категориясенә йөртү таныклыгы һәм медицина тикшеренүе булсын. ЮХИДИ базасыннан аварияләргә очраганмы, юкмы, йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгәне булганлыгын тикшертәбез. 
Яшьләр автобус йөртүче булып эшкә килмиләр. Монда нигездә, 50-70 яшьлек ир-атлар хезмәт куялар. «Бушка укытырга тәкъдим итсәң дә, теләүчеләр юк», – ди Николай Зуев. Югыйсә, хезмәт хакы да начар түгел, уртача 45-50 мең тирәсе. 


– Автобус йөртү бик җаваплы эш. Аңа бөтен кеше дә алынмый. Аварияләр күп була, юллар тар, пассажирлар да, чак кына егылып китсә дә, шалтыратып зарланалар. Гомумән, алар белән уртак тел табу бик авыр, рәхмәт әйтсәң дә, вак акча бирсәң дә, әкрен барсаң да, тиз барсаң да, аларга берничек тә ярап булмый, – ди Николай Анатольевич. – Әгәр чыннан да безнең шоферлар гаепле икән, без алар белән әңгәмәләр үткәрәбез, кирәк икән, штраф язабыз.
Шоферларны пассажирларның түләмичә качып китүләре борый. «Күпчелеге ташламалы билет белән йөри, аларга сүз әйткәнебез юк. Тик кайбер оятсызлар чит кеше билетын күрсәтәләр. Безгә дә гаиләне туендырырга кирәк. Эшкә дип чыгып киткәч, бушка йөрисе килми бит», – ди ул.
Һәр автобус йөртүче көненә 12 рейс ясый, алар биш минут интервал белән йөриләр. Эшкә килү белән һәр шоферны медицина хезмәткәрләре карый, аннан соң алар юллама алып рейска чыгып китәләр. Соңгы тукталышта көне буе диспетчер эшли, ул аларның һәрберсен чиратка куеп, яңадан маршрутка чыгара. Биредә һәр шофер салонына дезинфекция үткәрә: тоткаларны, утыргычларны, ишекләрне 2,5-3 сәгать саен махсус сыекча белән эшкәртеп торалар. 
Бүгенге икътисади тотрыксызлык вакытта һәм коронавируска бәйле вәзгыять аркасында аларга эшләргә бик авыр, чөнки пассажирлар аз.
– Күп оешмаларны, сәүдә нокталарын карантинга япкач, кеше беркая да бармыйча өйдә утыра. Шәһәрдәшләрнең күпчелеге транспортка утырырга курка, чөнки чир йоктыру ихтималы зур, – ди Николай Зуев. – Хөкүмәт безгә ярдәм күрсәтсен иде, чөнки автобусларны лизингка алабыз, илдә кризис дип, безгә бернинди дә ташлама ясалмый. 
Ренат Идрисов әлеге оешмада сигез ел эшли. Ул кайбер пассажирларны яттан белә, алар белән сөйләшә, кая барганнарына кадәр сораштыра.


– Бер бабай һәр көн суга йөри, ул чиркәү янында төшеп кала. Тагын берсенең күзләре күрми, аның да кайда утырганын һәм кайда төшкәнен беләм, бу тукталышларда озаграк торам, – ди ул. – Үз эшемне яратып башкарам. Бездә иң авыры шул: җиңел машиналар безнең полосага керәләр дә шулар аркасында һәлакәтләр килеп чыга. Шуңа күрә юлларда нык игътибар белән ашыкмыйча, тыныч кына йөрергә кирәк. Форсаттан файдаланып, барлык машина йөртүчеләрне бәйрәм белән котлап, аларга һәвеф-хәтәрсез юллар телим. 

Зөһрә Вәлитова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация