Бакчачылар мэрдан урын сорый
40нчы комплекста яшәүче бакчачылар шәһәр мэры Наил Мәһдиевка ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Алар үзләре үстергән яшелчә, җиләк-җимешләрен сатарга урын булмаудан зарлана. Күпчелегенә өлкән яшьтә булу сәбәпле, товарларын еракка күтәреп бару авыр. Уңган бакчачыларның зарларын Сәрия Гарипова тыңлады.
“Зур базарга чыга алмыйбыз без, сәламәтлегебез дә чамалы, сатасы яшелчәләребез дә күп түгел. Инде 20 елдан артык шушы мәйданчыкта торабыз, үзебезнең сатып алучылар да бар. Тик ел саен безне административ-техник инспекция белгечләре моннан килеп куа ”, - ди Зөлия Нуретдинова.
Административ кагыйдәләр буенча урамда сәүдә итү тыела. 41/17 йортындагы йорт буенча җаваплы: “Безгә биредә сатучылар комачаулый, чарасын күрегез”, - дип зарланып администрациягә шалтырата. Шуннан соң килеп, бер бәйләм укроп өчен дә әбиләргә административ акт төзиләр. Ә бит ул яшелчәләрне үстерер өчен яздан алып җәй буена күпме көч түгелә, җире, суы, электр өчен акчасын түләргә кирәк”.
Дөрес, тикшерергә килүчеләр документ күрсәтә. “Тик беренчедән, ул кәгазьдә мөһер дә, җаваплы кешеләрнең кул куелганы да күренми, өстәвенә бик вак шрифт белән язылган”, - ди сатучылар. Икенчедән, анда сәүдә өчен “Фонтан” базары янында территория бүлеп бирелгәне әйтелгән. Тик ул урын ачык, кояш туры төшә, бу эсседә картлар ничек чыдасын? Күләгә, җил-яңгырдан саклардай түбә дә юк. Яңгыр ява калса ышыкланыр урын да. Администрация вәкилләре без хәзер сата торган урын базарга карый ди. Базар җитәкчеләре әйтүенчә, бу урын – муниципаль җир. Без биредә 20 елдан артык үз участогыбызда үстерелгән җиләк-җимешләрне сатабыз. Күпләр өчен ризыкның үзебездә үстерелгән булуы мөһим, чөнки алар экологик яктан чиста, түтәлдән яңа өзеп китерелгән.
"Без бит бары җәй көне, бакча уңыш биргән чорда гына эшлибез, чүпләмибез, үзара тату-тыныч эшлибез. Элек без “Фонтан” сәүдә үзәге урынында сата идек”, - ди Тамара Дулина.
1995 елда, төзелешкә алыныр алдыннан, аның җитәкчеләре безгә эчтә уңайлы урыннар булачак, дип вәгъдә итте. Кызганыч, бүген анда эшмәкәрләр генә. Безнең чит төбәкләрдән килгән сәүдәгәрләр кебек 25әр мең сум аренда түләү хәлебездән килми.
Без – бакчачыларга администрация вәкилләренең: “Безне бу борчымый”, - дип җавап бирүләре шаккаттыра.
Бу кризис заманында үз көчебез белән яшәргә тырышуыбыз шәһәр җитәкчеләрен сөендермимени?”
Фәния Галишина: “Мин яз көне 800 сумлык сөенчек саттым. Шуның өчен 1 мең сум штраф килде. Шул гаделме?”
Илнур Әшрәфуллин: “Мин биредә Тукай районы Бордыбаш авылында үстерелгән бәрәңгемне сатам. Июнь ахырыннан алып бүгенгәчә миңа 10 мең сумлык штраф килде! Шунысы гаҗәп, яныма килеп, сөйләшүче дә юк. Фотога төшерәләр дә почтадан квитанция килә. Үз хокукларымны яклап, прокуратурага мөрәҗәгать иттем. Администрация вәкилләре безнең белән уртак тел таба ала бит, без компромисска әзер. Мин үзем, мәсьәлән, “Фонтан” базары янындагы мәйданны(анда хәзер машина куялар) безгә шлагбаум белән аерып бүлеп бирергә тәкъдим итәм. Анда сату өчен өстәлләр (прилавки), кояш, яңгырдан ышыкланыр өчен түбә дә булса яхшы булыр иде. Элек мондый махсус урыннар бар иде бит. Администрация безгә комплекс эченә күчәргә тәкъдим итә – тик анда олы яшьтәге кешеләргә баруы ерак, аннары, анда сатып алучылар да бармаячак, алар бит бу урынга килергә күнеккән.”
Бакчачылар үз мәнфәгатьләрен якларга әзер, бу мәсьәләнең аларга карата уңай хәл ителүенә өмет итә.
Бу ситуацияне ничек хәл итәргә була? Алдагы саннарда укучыларыбызны бу өлкәне контрольдә тотучы административ техник инспекция белгечләренең аңлатмасы белән дә таныштырачакбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев