Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бакчаларга йөртү чыгымнарын шәһәр үз өстенә ала

Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев: «Быел бакчаларга йөрүче автобусларның маршруты үзгәрмәячәк», – дип хәбәр итте.

1 майдан 39 маршрут буенча 85 бакчачылык ширкәтенә автобуслар йөри башлый.  Көн саен 3.5-4 мең кеше йөртү планлаштырыла. Автобуслар кешеләр ияләнгән элеккеге график буенча хәрәкәт итәчәк.  

«Пассажирларның төп өлеше – өлкәннәр. Бу кешеләргә кадер-хөрмәт күрсәтү – безнең бурыч», – дип шәһәр мэры Наил Мәһдиев транспорт компанияләре җитәкчеләре белән шул темага киңәшмә уздырырга кушты.  

«Бу – халык өчен бушлай, мөһим социаль хезмәт. Бакчаларга йөртү чыгымнарын шәһәр бюджеты үз өстенә ала. Нинди генә катлаулы вакытлар булмасын, өлкәннәргә акча табабыз.  Транспорт предприятиеләре җитәкчеләре белән сөйләшергә кирәк, без теләсә нинди финанс мәсьәләләрен оператив рәвештә хәл итәбез. Аны өлкәннәр җилкәсенә салырга кирәкми. Без пассажирлар йөртүчеләрне беркайчан да килеп чыккан авырлыклар белән ялгызларын калдырмыйбыз. Алга таба да пассажирларга сыйфатлы транспорт хезмәте күрсәтүчеләргә ярдәм итәчәкбез», – диде ул. 

Наил Мәһдиев конкурс документына пассажирларга карата игътибарлы булуны язу мөмкин түгеллеге белән ризалашты, әмма кешеләр арасында дорфалык, аңлашылмаучанлыкны булдырмау максатыннан бу темага инструктаж уздырырга кушты. «Өлкән кешеләр автобуска әкрен керәләрдер. Кайвакытта кәефләре дә булмыйдыр, әмма аларның яшен истә тотып, хөрмәт белән карарга кирәк. Автобус йөртүчеләр дә Чаллы кешеләре, шуңа күрә алар белән дә тәрбия темасына сөйләшергә, аңлашып  эшләргә кирәк», – диде Наил Мәһдиев.

Зөлфия Галим.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация