Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бакчалылар эшләр, бакчасызлар нишләр?

Бакчачыларның көтеп алган чоры җитте. Бакча сезонына әзерлек ничек бара? Республика бюджетыннан бакчачылык ширкәтләренә бүленеп бирелгән акчаларга нәрсәләр эшләнә? Бу сорауларга җавап алыр өчен Чаллы бакчачылар ассоциациясе җитәкчесе Виталий Быков белән сөйләштек.

– Виталий Михайлович, Чаллыда ничә бакчачылык ширкәте һәм ничә участок исәпләнә?

– Бездә 14 бакчачылык ширкәте бар. Аларда барлыгы 11700 участок исәпләнә.

– Бакча сезонына ничек әзерләндегез? 

– Бакчаларны су басмасын өчен күп эшләр башкардык. Моннан тыш, янгынга каршы чаралар күрелде: янгын сүндерү җиһазларын әзерләп куйдык, махсус укуларда булдык. Һәр ширкәттә янгынга каршы команда бар. Алар янгын сүндерүчеләргә кадәр урынга килеп җитәләр. 

– Бакчачылык ширкәтләре өчен нинди финанслау программалары эшли? Аларда катнашасызмы?

– Ике программа бар. Беренчесе – Татарстанда бакчачылык хәрәкәтен үстерү программасы. Аның кысаларында ширкәтнең чикләренә кадәр булган керү юллары ясала. Шулай ук әлеге акчаларга су линияләре сузыла, су башнясы куела, каты көнкүреш калдыклары өчен мәйданчыклар урнаштырыла. Икенчесе – өстәмә финанслау программасы. Аның кысаларында бакчачылардан җыелган бер сум акчаны республика ике тапкыр арттырып кайтара. Әлеге программа акчалары ширкәт эчендәге эшләргә юнәлдерелә. Әйтик, яңа электрүткәргечләр сузыла, баганалар куела, су линияләре сузыла, юллар ясала. 
Без республиканың финанслау программаларына керү өчен күп ширкәтләрдән заявкалар җибәрәбез. Тик, кызганычка каршы, аларның яртысы уңай хәл ителми. Быел, мәсәлән, ун бакчачылык ширкәтен программа кертүне сорап заявка бирдем. Нәтиҗәдә, дүрт ширкәтне генә программага алганнар. Алга таба бу сан әле кимергә дә мөмкин. 

– Узган ел әлеге программалар буенча кайсы ширкәтләрдә нинди эшләр башкарылды?

– «Юбилейная», «Сосновая роща» бакчачылык ширкәтләренә керү юллары ясалды. «Бережок», «Кама» бакчачылык ширкәтләренә горизонталь су башнялары, су насослары урнаштырылды, каты көнкүреш калдыклары өчен мәйданчыклар куелды, «Заря» бакчачылык ширкәтендә юллар төзекләндерелде, су линияләре яңартылды. Аннан алдагы елларда, «Бережок», «Энергетик», «Виктория» бакчачылык ширкәтләренә керү юллары ремонтланды. 

– Бакчачылар нинди взнослар түли?

– Членлык взносы дигән түләү бар. Ул һәр ширкәттә төрле күләмдә. Бер сотый җир өчен уртача 1 мең сум тирәсе. Аны һәр бакча хуҗасы түләргә тиеш. Бу акча ширкәтнең әлеге сезондагы чыгымнарын каплауга тотыла. Хезмәт хакы, салымнар, чүп чыгару, электр энергиясе өчен түләү кебек чыгымнар шушы акчадан алына. 

– Түләмәүчеләр белән ничек көрәшәсез?

– Һәр ширкәттә юрист бар. Түләмәүчеләрне алар судка бирәләр. Гадәттә, судта оталар һәм бакча хуҗасыннан бурычын түләтәләр. Минем «Гидростроитель-2» бакчачылык ширкәтендә халыкның 90 проценты взносны түли. 

– Бүген сезнең ширкәтегездә ничә участок бар? Ташландык җирләр бармы? 

– Бездә 750 участок исәпләнә. Аларның 10-15е ташландык хәлдә. Бу күп түгел. Элек андыйлар саны 100гә җитә иде. Соңгы ике елда бик күп шәһәрдәшләр озак еллар буш торган җирләрне сатып алдылар. Пандемия йогынты ясады. Алга таба бакча сатып алырга теләүчеләр саны артыр дип уйлыйм, чөнки кибеттән яшелчәне кыйбат бәягә сатып алганчы, үзең үстерү отышлырак. 

– Мариупольдән мәҗбүри күченеп килүчеләр өчен үз бакча йортыгызны вакытлыча яшәргә бирәсез дип тә ишеттек. 

– Әйе. Минем «Черемушки» бакчачылык ширкәтендә ике участогым бар. Ассоциация рәисе булып эшли башлаганнан бирле, 5-6 ел инде, анда барганым юк. Икесенең дә йортлары бар. Билгеле, алар ташландык хәлдә. Ләкин Украинадан мәҗбүри килүчеләрнең анда яшисе, яшелчә үстерәсе килсә, рәхим итсеннәр. Тырышсаң, анда бөтен нәрсәне үстереп, йортларны төзекләндереп була. 

Зөһрә Вәлитова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация