Балалар сәламәтлеге туклануга бәйле
Чаллыда балаларны тукландыру белән "Мәктәп туклануы" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять шөгыльләнә. Бүгенге көндә мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учреждениеләре тулысынча, ә мәктәпләрнең 62се биредә әзерләнгән азык-төлек белән тәэмин ителә. 10 учреждениедә балаларны үзләрендә җитештерелгән кайнар ризык белән тукландыралар.
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов әйтүенчә, мәгариф учреждениеләре өчен меню 10 көнгә әзерләнә һәм Роспотребнадзор белгечләре тарафыннан раслана. Федераль кануннарны бозмас өчен инженер-технологлар программистлар белән берлектә махсус программа эшләгәннәр, ул меню төзегәндә азык-төлекнең барлык күрсәткечләрен автомат рәвештә исәпләп чыгара.
Шунысы игътибарга лаек, "Мәктәп туклануы"ында даими рәвештә азык-төлекне яңартып, төрләндереп торалар. Соңгы 3 елда барлык балык, ит, эремчек, яшелчәләрдән эшләнгән ризыкларның ассортименты киңәйтелгән. Шулай ук яшелчәләр дә төрләндерелгән һәм күбәйгән. Хәзер балаларга алма һәм әфлисуннан тыш, банан һәм мандарин да бирелә. Малайлар һәм кызлар чия, кара карлыган, клюква, гөлҗимештән кайнатылган компотларны һәм балыктан әзерләнгән фрикадельки, тефтели, кәтлит кебек ризыкларны да яраталар икән.
Комбинаттагы яңа җиһаз фарштан 30дан артык төрдәге кәтлит әзерләргә мөмкинлек бирә. Йод җитмәүгә профилактика максатыннан, шәһәр мәктәпләренә составында йод булган "Рябинушка" ипие, йодлы тоз, йодлы сөт тә җибәрелә. Шулай ук мәктәп ашханәләре коллективлары белән берлектә кулинария осталыгы мәктәпләре, технологик конфренцияләр һәм башка чаралар үткәрелә.
Рамил Хәлимов әйтүенчә, бу эшләр барысы да мәктәп укучыларының 94%ын - бер кат, ә 37%ын ике кат туклану белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Бүгенге көндә туклыклы иртәнге аш 52,30 - 58,30 сум, ә ике кат туклану 80,30 - 86,30 сум тәшкил итә.
Социаль яклау программасы буенча уку елы дәвамында балаларны ашату бәясе 6 сум 80 тиенгә арзаная. Моннан тыш, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләргә ярдәм дә оештырылган: 150 гаиләдән 355 бала бушлай ашатыла. Бу максатлар өчен шәһәр бюджетыннан 3 598 848 сум акча бүлеп бирелгән.
"Балаларны сәламәтлеге турыдан-туры аларның туклануына бәйле. Моны аеруча актив үсеш чорында истә тотарга кирәк. Балаларга яңа диета түгел, ә аларның нәрсә һәм ничек туклануына яңа мөнәсәбәт кирәк",- диде Рамил Мәрвән улы.
Шөкер, соңгы вакытларда балалар туклануына ата-аналарның да мөнәсәбәте үзгәрде.
Сәрия Максутова, сәүдә хезмәткәре:
Мин балаларга мәктәптә ашарга кушам. Чөнки анда туклыклы һәм бала организмы өчен файдалы ризыклар бирәләр. Сер түгел, өйдә ризыкны гел төрләндереп булмый. Ә мәктәптә ризыкларны нормаларга туры китереп әзерлиләр.
Илназ Фатыйхов, укытучы:
Мине әти-әни кечкенәдән мәктәптә ботка, кайнар ашлар ашарга өйрәтте. Чөнки өйдәге тәмле ризыклар кайчакта ашказынына зыян сала. Без дә балаларны шулай тәрбиялибез. Көне мәктәптә узган баланың туклануы сыфатлы булырга тиеш. Аллага шөкер, балаларның туклануына акча кызганмыйбыз.
Әлеге темага шәһәр хакиме Наил Мәһдиев та үзенең фикерен белдерде. "Ата-аналар комитеты әлеге хәлне даими контрольдә тотсын иде. Безнең балаларга азык пешерүчеләр адресына начар сүзләр әйтүчеләргә ышанырга ярамый. Чаллыдагы мәктәп туклануы комбинаты илебездә иң яхшыларның берсе. Анда заманча җиһазларны кулланып үз эшенең осталары балаларга туклыклы, тәмле ризыклар әзерлиләр", - диде ул.
Зөлфия ГАЛИМ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев