Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Баш­та йө­рер­гә өй­рә­ник!

Бе­рен­че ка­раш­ка га­дә­ти  то­ел­ган  са­мо­кат – ке­ше тор­мы­шы­на кур­кы­ныч яный тор­ган бер бә­ла­гә әй­лә­нер­гә мөм­кин.

“Бе­рен­че ка­раш­ка га­дә­ти  то­ел­ган  са­мо­кат – ке­ше тор­мы­шы­на кур­кы­ныч яный тор­ган бер бә­ла­гә әй­лә­нер­гә мөм­кин”, – дип ки­сәт­те Чал­лы­ның баш дә­ү­ләт ав­то­ин­с­пек­то­ры Ра­дий Ка­ди­ков. Шә­һәр баш­кар­ма ко­ми­те­тын­да юл йө­рү кур­кы­ныч­сыз­лы­гын тә­э­мин итү ко­мис­си­я­сен­дә яса­ган чы­гы­шын­да ул мо­ңар­чы Ка­зан­да по­пу­ляр бу­лып, бы­ел­дан Чал­лы­да да киң та­ра­ла баш­ла­ган элек­тро­са­мо­кат­лар­ны кул­ла­ну­да тө­гәл ка­гый­дә­ләр бул­ма­вын, го­му­мән, за­кон­да да ка­мил­лек җит­мә­вен ис­кәрт­те. Чал­лы­да алар­ны ике ком­па­ния мо­биль ку­шым­та аша  про­кат­ка тәкъ­дим итә. “ЮХИ­ДИ һәм шә­һәр Баш­кар­ма ко­ми­те­ты кар­шын­да алар­ның җа­вап­лы­лы­гы юк”, – ди Р. Ка­ди­ков.  Әле җәй баш­лан­ды гы­на, әм­ма Чал­лы­да ин­де бә­хет­сез­лек оч­ра­гы бар.

17 май көн­не про­кат­ка ал­ган элек­тро­са­мо­кат­та йөр­гән 20 яшь­лек кыз­ны ма­ши­на бәр­дер­де. Ул све­то­фор­ның кы­зыл уты­на чык­кан. Ни өчен тук­та­ма­ган? Ә бәл­ки  эш  нор­ма­тив бу­ен­ча  җә­я­ү­ле­гә тиң­лә­нә тор­ган хә­рә­кәт итү җай­лан­ма­сы­ның үзен­дә­дер? Җә­я­ү­ле­дән аер­ма­лы бу­ла­рак 24 км/сәг тиз­лек бе­лән хә­рә­кәт итәр­гә сә­ләт­ле  са­мо­кат­ны ан­сат кы­на тук­та­тып бу­ла ми­кән?  Мин мо­ны үзем тик­ше­реп ка­ра­дым.

Бү­ген элек­тро­са­мо­кат­лар­ны та­бу кы­ен тү­гел. Күп­ләп  ха­лык җы­е­ла тор­ган урын­нар­да то­ра алар: пляж­лар­да һәм парк­лар­да. Баш­ка про­кат урын­на­рын­нан аер­ма­лы бу­ла­рак, мо­биль ку­шым­та  аша алы­на тор­ган са­мокт­лар янын­да ке­ше  тор­мый.

Руль­нең нәкъ ур­та­сын­да­гы qr-код­ны те­ле­фон аша скан­га тө­шер­гәч, арен­да­га алу би­те ачы­ла. "Шарт­лар­ны ка­бул итәм" ди­гән төй­мә­гә бас­кан­нан соң тү­ләү би­те­нә үтә­сең. Ан­да банк кар­та­сы­ның но­ме­рын, аның сро­гын, кем исе­мен­дә, СVV-код җы­яр­га ки­рәк. Бо­лар­ның бар­сын да эш­ләп чык­кач, руль­дә эк­ран ка­бы­на. Шул се­кунд­та кар­та­дан "йө­рү баш­ла­ган өчен "дип 30 сум ак­ча сал­ды­ры­ла. Ал­га та­ба һәр ми­нут очен 6 сум. Бо­лар­ны бе­рен­че тап­кыр баш­кар­ган ке­ше­гә иң бе­рен­че ях­шы те­ле­фон һәм 5-10 ми­нут­лап ва­кыт ки­рәк. Са­мо­кат­ны йөр­тү ин­ст­рук­ци­я­се бер жир­дә дә юк. Шу­ңа,  кем әйт­меш­ли "ме­то­дом ты­ка" өй­рә­нә баш­ла­дым. Тор­маз­ның сул як руль янын­да икә­нен аң­ла­вы авыр­лык ту­дыр­ма­ды. Авыл кы­зы бул­гач, мо­то­цикл­лар­да күр­гә­нем бар иде. Уң як­та  кы­зыл-са­ры тос­тә­ге бер төй­мә бар. Әм­ма аның бе­лән ни­чек кул­ла­ныр­га икә­не баш­тан ук аң­ла­шыл­мый. Ба­сып-ба­сып ка­ра­дым - үз­гә­реш юк. Те­рә­ү­ге­чен кү­тә­реп бер ая­гым  бе­лән эте­неп ал­дым. Та­гын те­ге кы­зыл-са­ры кноп­ка­га бас­кан идем, кис­кен тар­ты­лып, са­мо­ка­тым  ал­га ыр­гыл­ды. Ин­де бу той­мә­нең ни­чек эш­лә­гә­не аң­ла­шыл­ды. Ә эк­ран­да тиз­лек арт­кан­нан-ар­та ба­ра - 10, 15, ин­де 23. Бе­раз кур­ку би­ләп ал­ды: ни­чек тук­тар­га соң? Тор­моз­ның сул як руль янын­да икә­нен исе­мә тө­ше­реп бас­тым. Са­мо­кат тиз­лек­не ни­чек тиз  җый­са, шу­лай ук ки­сәк ке­нә тук­тый икән. Ал­га та­ба ия­ләш­тем бул­са ки­рәк, үзем­не кы­ю­рак тот­тым.

Яр буе пар­кын­да са­мо­кат­та йо­рү­че­ләр бай­так. Алар­ның да фи­кер­лә­рен со­раш­тым.

- Са­мо­кат­та күп­тән йө­ри­сез­ме? Нәр­сә­се бе­лән үзе­нә җә­леп ит­те.

- Шу­шы көн­нәр­дә ге­нә бе­рен­че тап­кыр йө­реп ка­ра­дым. Бар да га­ди ке­бек. Ар­тык көч куй­мый­ча җил­дән җи­тез эл­де­рә­сең. За­ман­ча һәм  те­кә гад­жет.  Үзем тех­ни­ка бе­лән кы­зык­сын­ган­га һәм эшем шул өл­кә­дә бул­гач, ким­че­лек­лә­рен күр­ми бул­ды­ра ал­мыйм. Тиз­лек төй­мә­се бе­раз ошап бет­ми. Аны баш­ка­ча­рак ясар­га ки­рәк. Ә ме­нә тор­моз­лар шәп, тиз тук­та­та. Тик мо­ның бе­лән шә­һәр ура­мын­да йө­рү ба­ры­бер кур­кы­ныч. Биг­рәк тә яңа гы­на үз­ләш­тер­гән­нәр өчен. Мон­дый тиз­лек­тә бар­ган­да җи­тез ре­ак­ция ки­рәк. Күз ал­ды­на ки­те­рә­сез­ме - тро­ту­ар­да йор­гән­дә кар­шы­на ке­ше ки­леп чык­са?

Про­кат­ка ве­ло­си­пед­лар би­рү­че егет­ләр бе­лән дә сөй­ләш­тем.

- Сез ве­ло­си­пед­лар­ны ка­рап тап­шы­ра­сыз, тик­ше­реп ала­сыз. Бо­лар­ны тик­ше­рү­че, алар­ның кай­да­лы­гын бе­лү­че бар ми­кән?

- Ку­шым­та бу­ен­ча һәр са­мо­кат­ның кай­да­лы­гын кү­реп бу­ла. Якын-ти­рә­дә са­мо­кат кал­ды­ру уры­ны бар­мы- юк­мы икә­нен дә. Ди­мәк, алар­да кү­зә­теп то­ру җай­лан­ма­ла­ры бар.

Са­мо­кат­та яшь­ләр ге­нә тү­гел, өл­кән яшь­тә­ге­ләр­не дә кү­рер­гә бу­ла. Рәм­зия Фәй­зул­ли­на шун­дый­лар­нын бер­се.

- Са­мо­кат­та йө­рер­гә ку­рык­мый­сыз­мы?

- Кур­кы­та,  әл­бәт­тә, әм­ма дө­рес итеп кул­лан­ган­да ул бик – бик рә­хәт. Тә­гәр­мәч­лә­ре кеч­ке­нә бул­ган­лык­тан, чо­кыр­лар­ны урап узар­га ки­рәк. Тор­те­леп ка­лып, са­мо­кат ал­ды­на кап­ла­ну­ың бар. Шәх­си өй бе­лән то­ра­быз. Баш­та  үзе­без­нең ишек ал­дын­да йө­рер­гә өй­рән­дем. Үзе­мә ышан­гач кы­на урам­га чык­тым.

ЮХИ­ДИ бел­геч­лэ­ре дә шу­ңа ба­сым ясый: ке­ше­ләр элек­тро­са­мо­кат­лар­да йө­рү ка­гый­дә-шарт­ла­рын  өй­рән­ми­чә йө­рер­гә ти­еш тү­гел. Әй­тик, мо­биль ку­шым­та бу­ен­ча ал­ган­да син парк тер­ри­то­ри­я­сен кал­дыр­мас­ка ти­еш. Бә­хет­сез­лек бул­ган көн­не ис­кә тө­шер­сәк, һә­лак бул­ган кыз­ның ип­тәш­лә­ре бе­лән “Азат­лык” мәй­да­нын­нан кай­тып ки­ле­ше бул­ган.

 

Та­рих­ка күз сал­сак, са­мо­кат­лар­ны егер­мен­че га­сыр ба­шын­да ук Нью- Йорк­та уй­лап тап­кан­нар. 1910 ел­лар­да алар­га мо­тор куя баш­ла­ган­нар. Ба­сып хәт­та уты­рып йө­ри тор­ган­на­ры да бу­ла. Бү­ген­ге көн­дә са­ту­да мо­то­рын­нан алып, тә­гәр­мәч­лә­ре­нә, ба­та­рея һәм кон­ст­рук­ция ма­те­ри­а­лы­на ка­дәр ае­ры­ла тор­ган төр­кем­нәр­гә бү­лен­гән са­мо­ка­тар­ны тәкъ­дим итә­ләр. Бә­я­лә­ре 10 мең­нән 150 мең сум­га ка­дәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация