Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Беренче җитәкчегә - орден

Узган елның октябрендә Чаллыда аңа бронза бюст куелды.

Россия Президентының федераль җыенга юлламасын тыңларга баргач, иртәгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “КАМАЗ”ның беренче директоры Лев Васильевка “Татарстан республикасы алдындагы казанышлары өчен” орденын тапшырырга җыена. 
Республика җитәкчесе бу бүләк турында автогигантның 50 еллыгына багышланган тантаналы җыелышта хәбәр иткән иде. “Завод һәм машина төзелеше өлкәсенә зур өлеш керткән өчен Лев Борисовичны республиканың югары бүләге “Татарстан республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены белән бүләкләргә дигән карар кабул иттек”, - диде Рөстәм Нургали улы. 
Васильев “КАМАЗ”ны 1969-1981 елларда җитәкләде. 1976 елда автогигнатның – беренче, 1981 елда икенче чираты файдалаунга тапшырылды. Ул вакытта 300 меңгә якын йөк машинасы җыелды. Заводның беренче чиратын файдалаунга тапшырудагы хезмәтләре өчен 1977 елда Лев Васильевка Социалистик хезмәт герое исеме бирелгән иде. Узган елның октябрендә Чаллыда аңа бронза бюст куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация