Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Беренчесе әзер! Чаллыда төзеләчәк өч яңа балалар бакчасының беренчесе төзелеп бетте

131нче «Лучик» балалар бакчасы балаларны кабул итәргә әзер. «Евростиль» компаниясе Чаллының 63 комплексында мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе төзүне төгәлләде.

“Демография” милли проекты кысаларында төзелгән балалар бакчасы 220 урынга исәпләнгән. Чаллы мэры Наил Мәһдиев яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен карап кайтты.
Балалар бакчасы мөдире Елена Литвинцева мэрны каршы алды һәм бина буйлап экскурсия үткәрде.
– Әлеге балалар бакчасы 246,5 млн сум тора. Монда 220 бала йөриячәк. Милли проект буенча "Демография"не үтәргә ниятләгән бөтен нәрсә дә тулысынча үтәлде. Без Россия Федерациясе җитәкчелегенә, ил Президенты Владимир Владимирович Путинга Чаллыда «Демография» милли программасын гамәлгә ашырган өчен рәхмәт белдерәбез, – дип ассызыклады мэр. 
Балалар бакчасында 12 төркем эшләячәк, шуларның алтысы – ясле төркемнәре. Яңа уку елында Яр Чаллыда 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәрге балаларның 80%ы балалар бакчаларында урыннар белән тәэмин ителәчәк.
Балалар бакчасы камералар белән җиһазландырылган.
– Казандагы соңгы фаҗигале вакыйгаларны исәпкә алып, без мондый карарга килдек: 235 млн сум – бу беренче транш, шәһәр бюджетыннан, безнең өстәмә керемнәрдән, мәктәпләр һәм балалар бакчалары иминлеген ныгытуга юнәлдерү. Бүген безнең 80 мәктәп һәм 131 балалар бакчасы бар. Аларның барысы да техник чараларны яңартуга мохтаҗ», – диде Наил Мәһдиев.
Искәртеп үтәбез, быел Чаллыда өч яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе куллануга тапшырылачак. Тагын икесен төзеп бетәрәсе бар – ул "Притяжение" торак районында "Карусель" 85нче балалар бакчасы, һәм 34нче микрорайонынның "Прибрежный" торак районының Калейдоскоп" 130нчы балалар бакчасы.
Объектны карау барышында Наил Мәһдиев шулай ук “Яшьлек” микрорайонындагы социаль инфраструктураны үстерү планнары белән уртаклашты: “Без монда тагын бер бакча һәм кимендә 1200-1500 урынлык гомуми белем бирү мәктәбе төзүне планлаштырабыз. Киләчәктә Татарстан Республикасы җитәкчелеге белән эшлиячәкбез һәм якын киләчәктә бакча һәм мәктәп төзү проекты барлыкка килсен өчен федераль программаларда катнашачакбыз”.

Гөлия Ибатуллина.

Фото: http://nabchelny.ru
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация