Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүген Чаллыда - гомумшәһәр өмәсе - ФОТОЛАР

Санитар-экологик икеайлык кысаларында районнар территориясендә шәһәр территориясен санитар чистарту һәм төзекләндерү үткәрелде, барлыгы 3 056 кеше катнашты.

Гомумшәһәр өмәсе кысаларында, бүген, Комсомол районы ТОС җитәкчеләре башкарма комитет хезмәткәрләре белән берлектә "Ватан-Ана" һәйкәле территориясен һәм якын-тирә җирләрне чүп-чардан чистарттылар.

Үзәк районы хакимиятенең 10 хезмәткәре 13 нче мәктәпнең 20 укучысы белән берлектә Энтузиастлар бульварын чүп-чардан һәм яфрактан чистарттылар. Барлыгы 18 куб.м. үсемлек калдыклары, 8 куб.м. көнкүреш чүп-чары җыелган.

Эчке эшләр министрлыгы идарәсе хезмәткәрләре якын-тирә территорияләрендәге газоннарны тырмаладылар.

Идарәче компанияләр, предприятиеләр, оешмалар һәм учреждениеләр якын тирәләрен төзекләндерү буенча эшләр оештырдылар. Агачларны кисү, чүп-чар җыю, себерү һәм тырмалау эшләре алып барылды.

«Киләчәкне төзибез», «Электротехниклар», «Энтузиаст», «Паритет», «Ремжилстрой», «Мәхәллә» идарәче компанияләре йорт яны территорияләрендә агач һәм куакларны санитар кисү үткәрделәр.

"Белая Сова" туристик агентлыгы «Шәһәрне яшелләндерү хуҗалыгы» белән берлектә Г.Тукай исемендәге скверны тәртипкә китерү һәм чистарту буенча эшләрне башкардылар.

«Омега», «Еврокомпания» СҮ, «Пятерочка» (45/14) кибете, «Магнит у дома» (17/05) үз территорияләрен яфраклардан һәм чүп-чардан чистарттылар.

«КАМАЗ» ААҖнең «Двигательләр заводы» хезмәткәрләре Мәскәү проспекты буенча Яшьлек проспектыннан Камал бульварына кадәрге участокта 52 һәм 27 комплекслар ягыннан газоннарны тырмаладылар һәм яфраклар җыйдылар. 16 куб.м яфрак җыелды. Барлыгы 87 кеше катнашты.

«Челныстройремонт» Мәскәү проспектының 27 комплексы буйлап 15 кеше составында территорияне җыештырдылар. 8 куб. м яфрак җыелды. Эшләр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация