Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Блогер-язучы Рүзәл Минһаҗев: "Авылда перспектива юк!" диючеләргә киресен дәлиллим"

Бүгенге сүзебез Мөс­лим ра­йо­ны Метрәй авылы еге­те Рү­зәл Мин­һа­җев турында. Рүзәлне “Шәһ­ри Чал­лы” ин­с­таг­ра­мы­ның ту­ры эфи­ры­на чакыргач, аны бик ита­гать­ле, ты­рыш һәм үзе­нең ти­рә­се­нә фи­кер­дәш­лә­рен туп­лый ал­ган га­җә­еп ке­ше бу­ла­рак бел­дек. Рү­зәл “Иге­лек­кә бер адым” хәй­рия про­ек­ты­ның җи­тәк­че­се дә.

- Рүзәл "Игелеккә бер адым" нәрсәдән башланып китте?

- Өч ел элек Мөслимдә эшләр белән йөргәндә минем белән бер мәктәптә укыган Ренат исемле егетне очраттым. Аның күзләрендә моң-сагыш күреп, йөрәгем сискәнеп китте. Исәнләшеп сөйләшкәч, аның Регина исемле яшь ярымлык кызчыгында яман чир тапканарын белдем. Аны дәвалау өчен 45 миллион сум акча кирәк. Ренат үз юлы белән китте. Минем башта бер уй: “Рүзәл, бу кызчыкка син ничек ярдәм итәләсең? Син бу дөньяга ник килдең?” Аңыма килеп Ренатны эзләп таптым. Кулымда булган акчаны тапшырдым һәм "Бар да яхшы булачак!" дип әйттем.

Икенче көнне ерак юлга чыгып китергә туры килде. Шунда гомеремдә беренче тапкыр җитди шигырь яздым. Моңа кадәр шаяннарны гына яза идем. Аннан кайткач, Регинага ярдәм йөзеннән концерт булачагын белдем.

Оештыручыларга барып, шигырь укырга теләк белдердем. Минем чыгыш иң ахырдан иде. Унбиш куплетлы шигырьне сөйләп чыккач, залга карасам, бөтен кеше елый. Сүз әйтергә чыгасы туганнары да бик озак тынычлана алмадылар. Шунда яннарына барып, "Регина тереләчәк, нык булыгыз, без сезнең белән!"- дидем. Авылга кайту  белән егетләргә бу хакта сөйләдем һәм без якын - тирә авыллардагы үзэшчәннәр белән кушылып Регинага ярдәм итергә концертлар өештыра башладык. Башта авылда, аннары Мөслимдә, Чаллыда, Мамадыш, Питрәч...Казанга ук барып җиттек. Шулай өч ай буена куелган көчтән соң без Регинаны дәвалар өчен 8 миллион сумнан артык акча җыйдык. Мин ватсапта төркем ачтым, аның исемен дә "Изгелеккә бер адым" дип атадым.

- Ул төркемдә кемнәр бар?

-Телефонымда кемнең номеры бар, барысын да керттем. Яңа танышларымны да шунда чакыра башладым. Бар да яхшы кабул иттеләр аны. Ике ел элек Бөтендөнья Яшьләре конгрессында катнашып Америкада яшәүче Алия исемле кыз белән таныштым. Ул да башка илләрдәге танышларын безнең төркемгә чакырды. Бер концерттан кайтып килгәндә гаҗәеп хәл булды. Төркемне ачсам, "дөньяның иң изге кешеләреннән 350 мең сум акча җибәрәбез" дигән хат һәм чек күрдеп таң калдым. Алар шулай тагын 3-4 тапкыр җыелышып Регинага зур ярдәм күрсәттеләр. Шулай бөтендөнья белән җыелып Регинабызны терелттек.

- Бу эшне бүген дә дәвам итәсеңме?

- Регинадан соң Шамил исемле егеткә булыштык. Бүгенге көндә Актаныш районы Ахун авылыннан Гөлгенә исемле кызга булышабыз. Ул юл һәлакәтенә очрап, 8 ай комада булган. Аның турында Чаллыда яшәүче абыем әйтте. Ул Гөлгенә белән бер подъезда яшәгән. Барлык мәгълүматләрны җыйганнан соң, аңа ярдәм йөзеннән Чаллыда зур концерт оештырдык. Өч сәгатьлек концертта танылган җырчылар катнашты. Шул төнне Гөлгенә беренче хәрәкәтләрен ясаган - ул бармакларын селкеткән. Видеога төшереп табибларга күрсәткәч кенә, аны Испаниядә дәваларга ризалаштылар. Анда китәр алдыннан Гөлгенә янына бардым. Кулларыннан тотып, "Гөлгенә, без синең белән" дидем. Шулчак аның еш-еш сулаганын тойдым. Димәк, ул мине ишетте. Кыз бер елдан артык Испаниядә дәвалана, үзе ашый, сөйләшә хәтта җырлый да башлады.

- Син бүгенге көндә туган авылыңда яшисең. Ник авылда калырга булдың?

- Читтә кеше тулысынча бәхетле була алмый дип уйлыйм. Авылдан туеп китсәм дә, шәһәрдә укый башлагач, аннан да якынрак, гүзәлрәк җир юк икәнен аңладым. Анда кайтып өй салдым. Калганнарда да авылга ярату хисен уятасым килә. "Авылда перспектива юк" диючеләргә киресен дәлиллим. Үземнең егетләр белән "Мастер  эшсезләре" предприятиясен оештырып җибәрдек. Анда төсле калайдан тәрәзә йөзлекләре, урам күрсәткечләре, почта тартмалары, калпаклар, су агу торбаларын ясыйбыз. Кырдагы цехта мангаллар, эскәмияләре, капкалар эшлибез. Инде төрле районнардан, өлкәләрдән заказлар килә. Шуның өстенә ай саен "Метрәй базары" оештырабыз. Анда элеккеге ярминкә мөһите, җыр-бию. Килгәннәрне пылау, чәй белән сыйлыйбыз. Иң мөһиме һәркем анда авылда җитештергән азык-төлеген сата ала. Ярминкә зурайганнан-зурая. Ераклардан ишетеп киләләр. Халык театрыбыз бар. "Мөслим кырмыскасы" дигән КВН командабыз инде икенче ел "Әйдә, ШаяРТ!" та катнаша. Үзем дә элек КВН да уйный идем. Хәзер яшьләрне өйрәтәм. Безнең команданы күп җирдә беләләр. Миннән соң авылыбызда тагын 24 гаиләнең өй салуы бик сөендерә . Бездә 625 кеше яши. Шулай итеп авылыбыз көннән көн ямьләнә, куәтләнә. Минем өй кыегына ике ел рәттән сандугач кайта, балалар чыгара. Үзе бер могҗиза. Туган авылыма кайтып төпләнүемнең бик дөрес булуын ишәрәләүче билге ул.

- Рүзәл, алда тагын нинди планнар белән янып яшисең?

- Иң беренчесе башлаган эшләремне азакка кадәр башкарып чыгу. Гөлгенәнең Испаниядән тулысынча терелеп кайтуын көтәбез. Аңа әле дә матди ярдәм кирәк. Ике атна эчендә бер миллион өч йөз меңгә якын акча җыйдык. Шуның тугыз йөз меңе майда 21нче операциягә һәм реабилитация өчен тотылачак. Калганы июнь өчен. Рәхмәт игелекле кешеләргә! Казанда узачак үзебезнең “Мөслим кырмыскасы” командасы белән “Әйдә, ШаяРТ”ның ярым финалына әзерләнәбез. “Гөлгә күмик дөньясын” дип аталган проет астында чишмәләребезне чистартабыз, югала барганнарын тергезәбез. Авылыбызны үстерү, яшьләрне авылга кайтару проекты белән янып йөрим. Яңа урамнар барлыкка китереп, матур-матур өйләр тергезү. Быел беренче тапкыр Ураза гаете уңаеннан оештырылган мәҗлесне алып баруымны сораганнар иде. Аңа әзерләнеп йөргәндә, Казанда булган коточкыч хәл - аяз көндә яшен суккандай булды. Ул көнне кулдан бөтен эш китте. Аяк астында җир убылды. Шушы шигырьгә бөтен кичерешләремне күчереп яздым. Күпләр анда үзләренең хис-тойгыларын таныды булса кирәк, шигырь укыган видеомны үзләренә алдылар. Балаларыбызга игътибарлы булсак иде. Аларны кешелекле итеп үстерү безнең иң зур бурычыбыз! Соңга калмыйк!

Айзирә Имамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация