Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Больничный кәгазен телефон аша гына алырга мөмкин

Республикада пандемия башланганнан алып, коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны буенча янә антирекорд: бер тәүлектә 2979 кеше чир йоктырган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, шуларның 318е – 18 яшькә кадәрге балалар. «207 кеше хастаханәгә озатылган, 2772 кеше өендә дәвалана», – диелә хәбәрдә.

Шәһәребездә дә авыручылар буенча моңарчы күрелмәгән хәл. Тәүлек эчендә — 416 очрак.  Үзебезнең чыганаклардан мәгълүм булганча, 2нче һәм 5нче хастаханәләр инде авыручылар белән тулган. Шуңа күрә Роспотребнадзор белгечләре мәдәни һәм спорт чараларында залларда кеше саны 50-70% кына булырга, барлык санитар-эпидемилогик таләпләр дә үтәлергә тиеш дип искәртә.  
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев тә вакцина һәм ревакцина ясау һәм аңлату эшләрен дәвам итү мөһимлеген ассызыклый. Күзәтүләрдән күренгәнчә, вакцина ясатучылар чирне җиңелрәк кичерә. Бүгенге көнгә Чаллыда 287 815 доза вакцина бар. 

Табиблар исә салкын тиюгә охшаш авыру билгеләре күренсә, өйдә калырга киңәш итә. Хәзер Татарстанда больничный кәгазьләрен медицина учреждениеләренә бармыйча, дистанцион рәвештә генә дә алырга мөмкин. Моның өчен нибары, 122 телефон номерын җыярга кирәк. 

Кайнар элемтәгә шалтыратканда оператор сораштыру уздырачак. Алга таба ул авыручы хакында беркетелгән дәвалау учреждениесенә хәбәр итә, анда больничный ачалар. Әлеге белешмә бары тик тын юлларында вируслы кискен инфекция (ОРВИ) билгеләре белән генә бирелә. Һәм мондый мөмкинлектән өлкәннәр генә файдалана ала. «Дистанцион больничный 7 көнгә ачыла. Аны шулай ук поликлиникага бармыйча ябалар», — дип ачыклык кертте эпидемиолог. Авыруның хәле яхшырмаса, аны шифаханәгә чакыралар яисә табиб үзе өйгә килә һәм дәвалау билгели.

Мондый практика республиканың амбулаториясен бушатырга ярдәм итәчәк, дип уйлыйлар Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында. Һәм әлеге система вакытлыча, ягъни 15 мартка кадәр генә эшләячәк.
 
Зөлфия Галим.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация