Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Боз кичүе ачылды

Бөтен республика халкы өчен мөһим булган, бигрәк тә КАМАЗ өчен әһәмияткә ия Агыйдел кичүе аша кышкы юл ачылды. Шушы ике республиканы тоташтырган боз юлын махсус комиссия вәкилләре тикшерде. Бүгенге көндә бозның калынлыгы 30 см һәм ул җиңел машиналарга елганы аркылы чыгарга мөмкинлек бирә. Ләкин авыр йөк машиналарына боз өстенә керергә...

Бөтен республика халкы өчен мөһим булган, бигрәк тә КАМАЗ өчен әһәмияткә ия Агыйдел кичүе аша кышкы юл ачылды.

Шушы ике республиканы тоташтырган боз юлын махсус комиссия вәкилләре тикшерде. Бүгенге көндә бозның калынлыгы 30 см һәм ул җиңел машиналарга елганы аркылы чыгарга мөмкинлек бирә. Ләкин авыр йөк машиналарына боз өстенә керергә иртәрәк әле. Моның өчен чатнама салкыннар кирәк.

- Әлегә 3 тоннага кадәрге транспортларга юл ачык. Алга таба бозны калынайту эше дәвам итәчәк һәм авыр техникаларга да юл ачылачак, - дип белдерделәр боз юлы өчен җаваплы оешма вәкилләре. Шуны да искәртеп китү урынлы булыр, быел Агыйдел аша кышкы юл, башка еллар белән чагыштырганда, 2 атнага алданрак ачылды. Нефтекамага барырга уйласагыз, курыкмыйча Актаныш янындагы боз кичүеннән файдалана аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев