Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бәйрәм көннәрендә махсус хезмәтләрнең эш графигы

Җәмәгать транспорты Яңа ел төнендә шәһәр транспорты ничек эшли? Бу сорау барлык шәһәрдәшләребезне дә борчый. Чөнки күпләр бәйрәм тамашасын һәм салютын карарга Азатлык мәйданына килә. Шәхси машинаң булмаса, шәһәр үзәгенә бару кыенга туры килә. Инде Яңа елны туганнарыңда яки дусларыңда каршылап, өеңә кайтырга туры килсә, җәяүләп атларгамы? Шәһәр транспорт идарәсе...

Җәмәгать транспорты

Яңа ел төнендә шәһәр транспорты ничек эшли? Бу сорау барлык шәһәрдәшләребезне дә борчый. Чөнки күпләр бәйрәм тамашасын һәм салютын карарга Азатлык мәйданына килә. Шәхси машинаң булмаса, шәһәр үзәгенә бару кыенга туры килә. Инде Яңа елны туганнарыңда яки дусларыңда каршылап, өеңә кайтырга туры килсә, җәяүләп атларгамы?

Шәһәр транспорт идарәсе Яңа ел төнендә автобуслар һәм трамвайлар хәрәкәте буенча карар әзерләде. 1 гыйнвар төнендә автобуслар сәгать 2гә кадәр, ә трамвайлар иртәнге 4кә кадәр халыкны йөртәчәк. Бигрәк тә Тынычлык һәм Сөембикә проспектлары аша үтүче транспорт чаралары ешрак хәрәкәт итә. Шунысы мөһим, автобуслар һәм трамвайлар 1 гыйнварда, гадәттәгечә, иртә белән сәгать 5тә эшли башлый.

Яңа ел төнендә такси хезмәтенә бәяләр бермә-бер арта - 500 сумнан 1000 сумга кадәр булыр дип фаразлана.

Медицина хезмәткәрләре

Хакимиятнең матбугат үзәге хәбәр итүенчә, Чаллы табиблары 2015 елның беренче көненнән үк авыруларны кабул итәләр.

Гыйнварның 10ысына кадәр терапевтлар, гомуми практика табиблары һәм педиатрлар шифаханәләрдә 9дан 14 сәгатькә кадәр эшли. Процедура һәм бәйләү бүлмәләре дә шул ук тәртиптә авыруларны кабул итә. 13 сәгатькә кадәр табибларны өйгә чакырырга мөмкин.

Колак-тамак авырулары һәм күз табиблары барлык бәйрәм көннәрендә 5нче шәһәр хастаханәсендә тәүлек буена авыруларны кабул итә.

Ә балалар күз табиблары 9дан 14 сәгатькә кадәр түбәндәге график буенча эшлиләр:

1 һәм 6 гыйнвар - Кама балалар медицина үзәге;

2 һәм 7 гыйнвар - 3нче балалар шәһәр шифаханәсе;

3 һәм 8 гыйнвар - 4нче балалар шәһәр шифаханәсе;

4 һәм 9 гыйнвар - 5нче балалар шәһәр шифаханәсе;

5 һәм 10 гыйнвар - 6нчы балалар шәһәр шифаханәсе.

2нче теш дәвалау шифаханәсендә бәйрәм көннәрендә кичектергесез медицина ярдәме күрсәтелә. Балалар теш табиблары бу көннәрдә 9-14 сәгатьләрдә, хастаханәләр тәүлек буена эшли.

Хокук сакчылары

17 декабрьдән башлап Азатлык мәйданында, "Төзүче" стадионында, Сарман трактында һәм Җиңү паркында чыршылар янында полиция хезмәткәрләре тәүлек буена җәмәгать тәртибен саклый.

Алар саперлар, кинологлар белән берлектә һәр көнне бәйрәм чаралары үтә торган урыннарны тикшерәләр. Үзәк чыршы янындагы тәртипне полиция хезмәткәрләреннән торган пост тәэмин итә. Ул тәүлек буена эшли. Моннан тыш, 17-22 сәгатьләрдә өстәмә рәвештә 25 полиция хезмәткәре һәм "Форпост"тан 5 кеше кизүгә чыга.

Эчке эшләр идарәсе башлыгы, полиция полковнигы Алексей Соколов әйтүенчә, Азатлык мәйданындагы үзәк чыршы янында 31 декабрьдән 1 гыйнварга кадәр 370 полиция хезмәткәре, 20 шәхси сак хезмәте хезмәткәре һәм "Форпост"тан 20 кеше эшли. "Төзүче" стадионы һәм Сарман тракты янындагы тәртипне "Комсомол" полиция бүлеге хезмәткәрләре саклый. Ә "Җиңү" паркында бәйрәм көннәрендә "Автозавод" районы полиция бүлеге хезмәткәрләре эшли. Юл хәрәкәте иминлеген ГИБДДның 30 экипажы тәэмин итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X