Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллы-Сарман юлындагы авариядә 19 яшьлек егет вафат, 5 кеше зыян күргән - ВИДЕО

Ладаны йөртүче егетнең машина йөртү стажы нибары бер ай булган.

Әлеге юл фаҗигасе буенча тикшерү эшләре бара.13 март көнне 18 сәгать 20 минутта Чаллы-Сарман юлының 24нче километрында юл фаҗигасы була. Лада 111730 автомобилен йөртүче Сарманга таба юнәлештә алдагы машинаны узар өчен каршы полосага чыга һәм Skoda Kodiag автомобиле белән бәрелешә.

Авария нәтиҗәсендә Ладаны йөртүче 19 яшьлек егет урында үлә, тагын 5 кеше зыян күрә. Skoda пассажиры 5 яшьлек кыз, Лада пассажиры  5нче сыйныфта укучы малай төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре белән Кама балалар медицина үзәгенә, Skodaны йөртүче 29 яшьлек ир-ат, аның ике пассажиры ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсенә озатылды.

Ладаны йөртүче егетнең машина йөртү стажы нибары бер ай булган. Әлеге юл фаҗигасе буенча тикшерү эшләре бара.

Видео Тукай районы ЮХИДИ бүлегеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация